tatruen

“Уфа-Казан арасы”

11 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының актлар залында Башкортстан татарлары белән очрашу узды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров уздырды.

Башкортстан республикасыннан килгән милләттәшләребез 9-12 август көннәрендә “Уфа-Казан арасы” дип исемләнгән махсус программа белән Республикабыз буенча сәяхәт итеп йөриләр.

“Әлеге сәяхәт күп санлы җырлар авторы, шагыйрь Рамил Чурагул хөрмәтенә, аның иҗатын яратучыларның фикерләрен игътибарга алып махсус рәвештә Чурагуловның шигъри юллары белән исемләнде”, — ди сәяхәтнең төп оештыручысы, “Хәзинә” компания төркемнәренең генераль директоры Камил Сираҗетдинов.

Очрашу барышында Рамиль Чурагуловның үзе башкаруында күп санлы шигырьләр сөйләнде, авторның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*