tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья ватандашлар конгрессы

V Бөтендөнья ватандашлар конгрессы

5-6 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә V Бөтендөнья ватандашлар конгрессы узды. Әлеге чара 3 елга бер тапкыр оештырыла. Конгресс эшчәнлегендә 97 илдән 400 делегат катнашты. 5 ноябрь көнне конгрессның пленар утырышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.
Конгресста Татарстаннан ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион совет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, төрле рәсми затлар катнашты.
Конгрессны РФ тышкы эшләр министры Сергейс Лавров ачты. Россия – ул күп милләтле ил, ватандашлар эшләре буенча Хөкүмәт комиссиясе юнәлеше буенча рус халкының традицияләрен генә түгел, ә татар, яһүдләрнең һәм Россиянең башка халыклары традицияләрен үстерүгә дә даими игътибар бирелә. “Аерым алганда, Россия һәм чит илләрнең миллионлаган татар җәмгыятьләре вәкилләрен берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Гомумевропа “Сабан туе-2016″ны Бөекбританиядә үткәрү планлаштырыла. Хөкүмәт комиссиясе ярдәме белән Европа татарлары альянсы гамәлгә куелды, октябрьдә Парижда аның II утырышы үткәрелде. Киләсе елда Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы була”, – диде Сергей Лавров.

РФ ФҖ ФС Рәисе Валентина Матвиенко ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту эшендә Татарстанның ролен ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин 7,5 миллион татарның 2 миллионнан артыгы тарихи ватаныннан еракта яшәвен искәртте. Татарстаннан читттә яшәүче татарларның күбесе тарихи ватаннары белән рухи һәм мәдәни элемтәләрне югалтырга теләми, теге яки бу юллар белән ярдәм итүне, шул исәптән методик ярдәмлекләр дә сорыйлар, диде. Татарстан парламенты башлыгы инновацияләр, фән, югары технологияләр белән шөгыльләнүче ватандашларга якын арада Инннополис шәһәре базасында Бөтендөнья фәнни-гамәли конференция үткәрергә тәкъдим итте. Анда катнашучылар Россия төбәкләренең инновацион үсеш юллары турындагы фикерләре белән уртаклаша алырлар иде, диде.

Татарстан Халыклар ассамблеясы рәисе ассызыклаганча, узган ел татар халык бәйрәме -Сабан туе Россиянең 58 субъектында, шулай ук чит илләрдә узды. “Төрле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында Татарстанда ватандашлар белән эшләү тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектларында да куллану мәсьәләсен күтәрү зарур”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу эштә халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча аның җитәкчелегендәге Закон чыгаручылар советы Дәүләт Думасы һәм Федерация советының тармак комитетлары катнашында ярдәм итәргә тиеш. “Бу бигрәк тә чик янындагы территорияләр өчен мөһим, анда ватандашлар елга аша гына яшәргә мөмкин. Без бу эш белән җитди шөгыльләнергә җыенабыз”, – дип белдерде Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты җитәкчесе чыгышыннан соң Сергей Лавров Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимнәрен хупларга кирәклеген әйтеп, аларны Бөтендөнья ватандашлар конгрессының гомуми резолюциясенә кертергә тәкъдим итте.

Владимир Путин тантаналы чараның икенче өлешендә чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы бирегә җыелган ватандашларга, тарихи ватаннары белән тирәнтен эчке элемтәләрне саклаулары, Россия, аның мәдәнияте, рухи традицияләре белән горурланулары, аның язмышына катнашлары булуларын тоюлары өчен рәхмәт белдерде.
“Ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту өлкәсендә төбәкләр кызыклы проектларны гамәлгә ашыра, алар эшмәкәрләрне, фән, мәдәният вәкилләрен, яшьләрне җәлеп итәләр”, – дип ассызыклады Владимир Путин һәм Казанда Бөтендөнья татар яшьләре җыенын үткәрүне үрнәк итеп китерде.
Шулай ук конгресс мәйданчыгында Россия ватандашларының Бөтендөнья координацион советы рәисе Алексей Лобанов, Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл һ.б. да чыгыш ясады.

Конгресста Татарстаннан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, төрле рәсми затлар катнашты.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*