tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Димитровградның Г.Тукай исемендәге мәктәбендә булды

Васил Шәйхразиев Димитровградның Г.Тукай исемендәге мәктәбендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Ульяновск өлкәсендә.

Милли шура рәисен Ульяновск өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Алексей Шкляр, Димитровград шәһәре башлыгының беренче урынбасары Юлия Корженкова,  Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин, Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Халиуллин, Г.Тукай исемендәге №22 урта мәктәпнең директоры Мөнирә Джумаева каршы алдылар.

Эш сәфәре Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге №22  урта мәктәпнең ишегалдында урнашкан бөек татар шагыйре Г.Тукай бюстына чәчәк салудан башланып китте.

Алга таба Васил Шәйхразиевка әлеге мәктәп буенча экскурсия оештырдылар, мәктәп тарихы һәм аның эшчәнлеге белән таныштырдылар. Соңрак Милли шура рәисе яңа компьютер классын ачуда катнашты, Татарстан Республикасы Президентының бүләкләрен тапшырды.

Очрашуның рәсми өлеше  Ульяновск өлкәсе һәм Димитровград шәһәренең хакимият һәм татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җирле татар җәмәгатьчелеге активы катнашында узды. Үзенең сәламләү сүзендә Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе губернаторына рәхмәтләрен җиткерде, милли мәcьәләләрне хәл итүдә Ульян өлкәсенең үрнәк булуын әйтте. Шулай ук ул Татар конгрессы, Милли шура эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирде. Татар мәктәбе өчен Ульян өлкәсе, Димитровград шәһәре хакимиятләренә рәхмәтләрен җиткерде. Алга таба да Татар конгрессы мәктәп белән тыгыз элемтәдә торачак һәм үз ярдәмен күрсәтәчәген билгеләп узды. Мондый мәктәпләрнең Россия буенча күп булмавын һәм күп мәктәпләргә үрнәк булуын ассызыклады.

Үз чыгышында Ульяновск өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Алексей Шкляр Татарстан тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, хезмәттәшлек өчен, һәрдаим үз тәҗрибәсе белән уртаклашканы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Ульян өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеген югары бәяләде.

Г.Тукай исемендәге татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева өлкә губернаторы Сергей Морозовка, мәктәп ачылуның беренче көннәреннән үк күрсәтелгән ярдәме өчен Бөтендөнья татар конгрессына, аерым Васил Шәйхразиевка рәхмәтләр җиткерде.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамлангач җыелган кунаклар өчен мәктәп балалары катнашында концерт программасы күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*