tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирскта

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирскта

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе  эш сәфәре белән Новосибирскка килде. Беренче итеп, Милли Шура рәисе төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә Новосибирск өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашты. Татарстан кунакларын бик җылы – “Себер гимны” һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

Аралашу һәрбер кешенең үз-үзе белән таныштыруыннан башланды. Васил Шәһхразиев үз чиратында Конгрессның яңа структурасы турыфнда сөйләде, башкарылган эшләргә һәм куелган максатларга тукталды. Төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген камилләштерү турында үз фикерләрен җиткерде. Аннары Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Совет әгъзалары бик күп сорауларны кутәрде. Алар арасында, Чад татарлары шәһәрчеген (ул Новосибирск шәһәренең нигезен тәшкил итә) торгызу, шуңа бәйле рәвештә Чад татарларының музеен булдыру, Чад татарларының Йорт-Ора авылын торгызу мәсьәләсе, китапханәләрне татар телендәге һәм тарих китаплары белән тәэмин итү һ.б мәсьәләләр. Төп мәсьәләләрнең берсе Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте бинасы проблемасын хәл итү. Бүгенге көндә автономиянең офисы подвалда урнашкан.

Бүген шулай ук Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге белән танышачак. Шулай ук бүгенге программада Новосибирск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Травников белән аралашу.

Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Новосибирск шәһәре мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаров белән очрашачак. Шулай ук эш сәфәре программасында Новосибирскның “Ихлас” тарихи мәчетендә булу һәм Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән күрешеп сөйләшү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*