tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан пресс–конференция

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан пресс–конференция

Бүген,  Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар яшьләре Форумы уңаеннан пресс–конференция узды. Республиканың газета, телевидение журналистлары үзләрен  кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

IMG_0014

Форум рәисе Тәбриз Яруллин һәм аның урынбасары Гөлназ Бәдретдин эш юнәлешләре белән таныштырдылар, проект  мәктәпләренең нинди максатлардан чыгып эшләячәген сөйләделәр.

IMG_0017

“Форумда халкыбызның телен, мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының эше өч секциягә бүленеп,   төрле проектлар форматында  эшләячәк. Алар арасында “Мин татарча сөйләшәм” һәм ТатWeb форматындагы проектлар каралган. “Татарстан Республикасында татар телен өйрәнүдә заманча технологияләр, икетеллелекнең проблемалары”, “Рух. Татар яшьләренең үзаңы һәм рухи кыйммәләре”, “Яшьләр өчен бизнес” кебек проект мәктәпләре дә эшләячәк. Катнашачак һәр делегатка өй эше итеп, татарларны берләштерүче   нинди булса яңа проект тәкъдим итүләре соралган иде, киләчәк 600 кешенең,  10  иң яхшы проектын сайлап алып, киләчәктә тормышка ашыра алсак,  безнең эшебезнең нәтиҗәсе дә булыр”, –  ди Тәбриз Яруллин.

IMG_0018

“Форум кысаларында делегатлар тәкъдим иткән проектларның презентацияләре каралачак,  шулай ук “Татар гаиләсе һәм аның алдында торган проблемалар” темасына әңгәмә булачак. Казан Кремле, Иске татар бистәсе, Изге Болгар җирлекләренә экскурсияләр, Арча шәһәре көне бәйрәменә бару да программаның бер өлешен тәшкил итә. Форум делегатлары  татар эстрадасы артистлары белән берлектә үзләренең иҗади осталыкларын  күрсәтәчәк, күңелле бәйрәм, Австралиядән Зөлфия Камалова һәм Мубайның җырлары белән үрелеп барачак. Бу зур җыенда күтәреләсе проблемалар байтак, уртаклашасы, сөйләшәсе сүзләребез дә күп, аларның һәркайсына җавап табарбыз киләчәктә бөтендөнья яшьләре белән бергә кул тотынышып эшләрбез дип ышанабыз” – ди Гөлназ Бәдретдин.

IMG_0019

БТК матбугат хезмәте.
Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*