tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: пленар утырыш

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены: пленар утырыш

11 мартта“Корстон” сәүдә–күңел ачу комплексында  VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды.

Иртән, чара башланганчы ук фойеда Россия төбәкләрендә  җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Биредә Киров, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән, Башкортстан, Татарстан авыллары эшмәкәрләре катнашты. Берничә төр казылыклар, каклаган казлар, күмәчләр, чәкчәкләр, кымыз, бал, бозлап катырган өчпочмаклар, пилмәннәр, юкәдән үрелгән кәрзин-чабаталар… Традиция буенча Хәләл индустриясе ассоциациясенә керүче ширкатьләр үзләре җитештергән ризык әйберләрен тәкъдим иттеләр.

Чуашстандагы Урмай  авылыннан килгән данлыклы “Мишәр” ансамбле чыгышы барлык җәмәгатьнең күңелен ачты.

Икенче кат фойесында татар халкыныңдекоратив-гамәли сәнгатенә караган кул эшләнмәләре күргәзмәсе җәелдерелгән иде. Биредә Ырынбур шәлләре, хәтта шәл бәйләп утыручы әби дә, тал чыбыктан үрелгән бишекләр, кәвеш-читекләр, чигүле түбәтәйләр – күз явын алырдай матур иделәр.

Фоторепортаж: «Россия Федерациясы төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе»

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР министрлыклар, башка дәүләт структуралары вәкилләре, журналистлар катнашты.

Җыенга Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән 748 татар авыллары эшмәкәрләре килде. Иң зур делегация – Башкортстаннан – 76 кеше. Шулай ук зур делегацияләр Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Ырынбур, Сарытау,, Самара, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән дә килгәннәр. Географик яктан ерак төбәкләрне телгә алсак, җыенга Иркутск, Томск, Кемерово, Новосибирск, Әстерхан өлкәләре, Красноярск, Ставрополь крайларыннан да эшмәкәрләр җыелды.

Төбәкләрендә татар авыллары булмаса да,авыл хуҗалыгы товарларын сату һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче кайбер татар эшмәкәрләре теләк белдергән иде. Аларның мөрәҗәгатьләре исәпкә алынып, җыенга Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән, Ленинград,Иваново, Мәскәү өлкәләреннән, Приморье краеннан вәкилләр килде. Быелгы җыенда Казахстаннан һәм Кытайдан татар эшмәкәрләре катнаша.

Делегатларны һәм кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Аның чыгышын биредә укып була:

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның VI нчы Бөтенрусия авыл эшмәкәрләре җыенындагы чыгышы

Соңыннан сүз җыен делегатларына бирелде.

Башкортостан Республикасы Иглин районыннан Хәсән Идиятуллинның чыгышы бик хисле булып чыкты. Ул Татарстан Президентын күптән түгел билгеләгән юбилее белән тәбрик итте. Татарлыгыбызны саклау турында фикерләрен җиткерде. Чыгышы ахырында Татарстан Республикасына бүләген дә тапшырды. Хәсән әфәнде нәселле татар атларын торгызу эшен алып бара. Гаиләсе белән бергә тоткан хуҗалыгында 1000 аты бар икән. Шуларның иң кәттәсе – 5 яшьлек чабышкы айгыр Татарстанга күчеп килеп, биредә нәселле татар атларын үрчетүдә үз өлешен кертер дигән өметен дә белдерде Башкортстаннан килгән эшмәкәр.

Чуашстаннан Фәрит Чабатов, Ульян өлкәсеннән Камил Бирюков, “Түбәтәй” тиз туклану челтәренә нигез салучы Солтан Сафин, Ырынбур өлкәсеннән Радик Морзакаев, Башкортстаннан Зифкат Сәетгалиев, Мордовиядән Гафур Әбдрәшитов чыгышлары кызыклы булды. “Татар” дигән сүзнең еш кулланылуы ук бу җыенның үзенчәлеген күрсәтеп торды. Ә Омск өлкәсенең танылган Үләнкүл авылы башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина сүзен татар язучылары сүзләре белән үк үреп алып барды.

Балтачта гомер итүче танылган шәхес Гарифҗан абый Мөхәммәтшин эчтәлекле чыгышы күпләрне уйландырып та җибәргәндер, ниндидер яңа фикерләр туарга ярдәм иткәндер дигән өмет бар.

Пленар утырыш ахырында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов чыгышының төп фикере – татар авылы татар халкын саклап торучы урын, аны үзен дә сакларга кирәк дигән залдагы һәр кешенең күңелендәге уй-фикерләренә аваздаш булгандыр.

Чыгышыннан соң Татарстан Президенты республикабызның бүләкләрен тапшырды.

“Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан медале татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга күп көч куйган, хәләл акчасын тоткан ике танылган шәхескә тапшырылды: Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы главасы Эдуард Ганиевкә һәм Самара өлкәсенең “Дуслык” җәмгыяте президиумы әгъзасы Дания Туловага тапшырылды. Татарстан Президентының Рәхмәт хаты  Рөстәм Бикбов, Юныс Бирюков, Альберт Динуров, Ралик Котдусов, Наил Марятов, Фәрит Чабатов, Рафин Йосыповка бирелде.

Утырыш ахырында җыенның резолюциясе кабул ителде.

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыены резолюциясе

Төштән соң шулай ук “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советының утырышы да узды.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*