tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аккредитация үткән журналистлар өчен мәгълүмат
Аккредитация үткән журналистлар өчен мәгълүмат

Аккредитация үткән журналистлар өчен мәгълүмат

Иртәгә, 2 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәге үз эшен башлап җибәрә. Көн дәвамында сезне түбәндәге чараларга чакырабыз:

12.00-13.30 – «Татар әдәбияты үзәге» сайты презентациясе
(Матбугат үзәге, Ратуша, К.Маркс ур., 33)

15.00-18.30 – Дискуссия мәйданчыклары эше:

  • Татар рухы: тел һәм мирас (Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү)
    (ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20);
  • Гаилә, демография, милли тәрбия
    («Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин урамы, 86);
  • Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек
    (ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур. 66/33);
  • Түгәрәк өстәл: «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе»
    («Казан» милли мәдәният үзәге, «Казанның 1000 еллыгы музее», Пушкин урамы, 86)

Катнашырга теләк белдерүчеләргә 1 август сәгать 14:00 гә кадәр +7 (843) 570-31-12 телефоны аша яки mediacenter@tatmedia.com электрон адресына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*