tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае
Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае

«Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге эш планы нигезендә 2017 елның 2 6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак.

Оештыру комитеты карары нигезендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары барлык теркәлгән татар оешмалары арасында татар халкының традицияләрен, телен, мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче татар иҗтимагый оешмаларының абруйлы вәкилләре  сайланырга тиеш.

Съездта барлыгы 1 меңнән артык делегатлар һәм шәрәфле кунаклар катнашуы көтелә.

Программада пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары эше, татар халкының сәнгать осталары концерты,  Халыкара “Түгәрәк уен”татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәме, “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” тарихи-хореографик спектакле каралган. Шулай ук делегатлар һәм кунаклар Татарстан Республикасы районнарына сәфәр кылачак. Съезд эше Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан әзерләнгән “Печән базары” ярминкәсе (Ш.Мәрҗани ур., Кабан күле буе) белән тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*