tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе

ВИДЕО: “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе

Буыннар бәйләнешен, нәсел җепләрен ныгыту, татар халкы традицияләре, гореф-гадәтләренең дәвамлылыгын саклау, олыларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан менә инде 7 ел рәттән “Ак яулыклы дәү әнием” бәйгесе уздырыла. Бүген Казанның Идел аръягы (Заречье) үзәгендә республикабызның төрле районнарыннан өлкән буын вәкилләре һәм аларның оныклары конкурсның финалына җыелган иде. Гаиләдә булырга тиешле үзара җылы мөгамәлә, ихтирамны, өлкәннәрнең яшь буынга милли тәрбия бирүдәге ролен алар үз үрнәгендә чагылдырды.

Бәйге Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе һәм Идел аръягы (Заречье) үзәге тарафыннан оештырылып килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*