tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Актриса Мәдинәгә халыкара театрлар бәйгесе бүләге тапшырылды!

ВИДЕО: Актриса Мәдинәгә халыкара театрлар бәйгесе бүләге тапшырылды!

    Узган елда Казахстан башкаласы Астанада (хәзерге исеме – Нур-Солтан) “SANGAU” VI халыкара театр фестивалендә  Әлмәт драма театры актрисасы,  Татарстанның атказанган артисткасы  Мәдинә Гайнуллина их яхшы хатын-кыз роле башкаручы номинациясендә җиңү яулады. Нур-Солтандагы бүләкләү тантанасында катнаша алмаган актрисаның бу җиңүе Татарстан сәнгәтенең  казанышы буларак  кабул ителә.
   Борынгы грек мифы буенча куелган спектакльдә Медея образын тудырган сәхнә йолдызына бу мәртәбәле бүләк  Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясендә тапшырылды. Бу тапшыруда әлге бүләк тапшырудан репортаж һәм сәхнә йолдызы Мәдинә белән әңгәмә карагаыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*