tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бөгелмәдә узган Татар халкының үсеш стратегиясе буенча зона утырышы

ВИДЕО: Бөгелмәдә узган Татар халкының үсеш стратегиясе буенча зона утырышы

Бөгелмәдәге очрашу – республикадагы утырышларның өченчесе иде. Анда Азнакай, Баулы, Ютазы, Әлмәт, Лениногорск районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев стратегиянең эскизы белән таныштыра. максатлар һәм бурычлар хакында сөйли. Чыгыш ясаучылар, әлеге документны төзү бик вакытлы булуын ассызыклый. Үзләренең тәкъдимнәрен җиткерә.

Утырышларда яңгыраган, шулай ук конгресска җибәрелгән тәкъдимнәр даими рәвештә эскизга өстәлеп бара. Һәм чираттагы утырышка җыелганда, анда утыручылар игътибарына тәкъдим ителә. Видеоязманы караганнан соң, әгәр сездә дә тәкүдим яисә тәнкыйть сүзләре барлыкка килә икән, аларны конгресс сайты аша язып җибәрә аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*