tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җыр бәйгесе игълан итә

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җыр бәйгесе игълан итә

Безнең халык элек-электән җыр-моң яраткан. Озын көйме, такмаклармы, күңел күтәрә торган җырлармы – барысы да булган һәм бар. Тик кайберләре онытыла да бара кебек. Агыйдел татарлары арасында популяр җырларны барлау, халыкка ишеттерү уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җыр бәйгесе игълан итә. Үзегезнең якта популяр булган, туганнар, якыннар белән җыелышкач табын артларында яратып җырланган көй-моңнарны видеога төшереп, [email protected] электрон адресына, яки 89273550989 телефонына юллагыз. Шулай ук  #туганякҗыры (#туганякжыры) хештегы белән үзегезнең социаль челтәрләрегезгә урнаштырыгыз. Берүзегез яки берничә кеше белән берлектә җырларга мөмкин.
Видеоны смартфон, айфон, һ.б. җайланмаларга төшергәндә, горизонталь форматны сайлавыгыз сорала.

Видеолар Башкортстан вәкиллегенең социаль челтәрләрендә, ютуб каналына куелачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*