tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Эмиль Җәләлетдинов: “Җәлил шигырьләре минем йөрәгемдә”

ВИДЕО: Эмиль Җәләлетдинов: “Җәлил шигырьләре минем йөрәгемдә”

Эмиль Җәләлетдинов  1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкәнт консерваториясендә укый башлый. Ләкин аны туган тел, татар мәдәнияты Казанга тарта, һәм ул укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. Биредә Эмиль татар музыка дөньясына чума, студент елларында ук татар халык җырларын, Җәүдәт Фәйзи, З. Хәбибуллин, Ә. Бакиров әсәрләрен башкара.

1962 елда Э. Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстанның һәм илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә була. Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, А.Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында урыс, итальян халык җырлары, чит ил, урыс классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*