tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Әстерхан кунаклар кабул итте

ВИДЕО: Әстерхан кунаклар кабул итте

Әстерхан дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узды. Милли киемдәге кызлар Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны чәк-чәк тотып каршы алдылар. Сәхнәгә күтәрелеп ике төбәкнең җитәкчесе дә тамаша залына җыелган халыкны сәламләп, милли бәйрәмебез Сабантуе белән котладылар. Татарстан Республикасы Президенты менә икенче тапкыр Федераль күләмдәге сабан туйны кабул иткән Әстерхан губернаторына, биредә яшәүче халыкка рәхмәтен дә җиткерде. Россиянең кырык дүрт төбәгеннән Әстерхан җиренә җыелган милләттәшләребез алдында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, Алинә Шәрипҗанова,  Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, “Казан егетләре”, Марсель Вагыйзов, Алсу Әбелханова, Чулпан Йосыпова һәм башка сәнгать әһелләре чыгыш ясады. Аннары Федераль Сабан туе хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*