tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Канадада яшәүче татар балалары үз чыгышлары белән шаккатырды

ВИДЕО: Канадада яшәүче татар балалары үз чыгышлары белән шаккатырды

21 нче сентябрьдә Монреаль шәһәрендә Канадада гомер итүче россиялеләр “Россия мәдәнияте көннәре” ярминкәсен уздырды. Инглиз, француз телендә сөйләшүче тамашачылар Россия халкының мәдәнияте, сәнгате, көнкүреше, алтын куллы осталарының хезмәтләре, милли ризыклары  белән танышты. Россиядә күп төрле милләтләр яшәве хакында белделәр, дип хәбәр итә Монреальдәге “Мирас” татар мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.

Ярминкә матур чыгышлар белән үрелеп барды. Чарада татарлар да актив катнаша. Бәйрәмнең иң матур мизгеле булып, нәни милләттәшләребез истә калачак. “Мирас” татар мәдәни үзәгенә йөрүче сабыйлар милли киемнәрдән чыгып, “Әпипә”, “Кәрия-Зәкәрия” җырларын башкарды. Алар чыгышын тамашачылар алкышларга күмә. Яшь артистларның иң кечкенәсенә – 2,5 яшь ярым, иң өлкәненә – 8 яшь.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*