tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казахстанның Семипалатинск шәһәрендәге татар сәнгать мәктәбенә Татарстан Президенты ярдәме белән яңа бина бирелде

ВИДЕО: Казахстанның Семипалатинск шәһәрендәге татар сәнгать мәктәбенә Татарстан Президенты ярдәме белән яңа бина бирелде

Казахстанның Семипалатинск шәһәрендә татар сәнгать мәктәбе 1992 нчы елдан бирле эшли. Аны ачуда башлап йөрүче кеше- танылган шәхес, мәктәпнең директоры Габделхак Ахунҗанов. Әлеге уку йорты күп кенә укучыларга музыкаль белем бирде. Алар Казахстан, Татарстан, Россия күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алды. Мәктәп урнашкан бина инде искергән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме белән Казахстандагы һәм дөньядагы бердән-бер татар сәнгать мәктәбе тиздән яңа бинада эшли башлаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*