tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ВИДЕО: Казанда Башкортстанның татар язучылары сәхнә тотты

ВИДЕО: Казанда Башкортстанның татар язучылары сәхнә тотты

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе узды. Әдәбият һәм сәнгать сөючеләр алдында шагыйрьләр Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Марат Кәримов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова, Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова үз шигырьләрен укыдылар; җырчылар «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган әсәрләрен яңгыраттылар. Бәйрәмне Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова алып барды. Әдәби-музыкаль кичәне йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров килгән язучыларга конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Видео “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгы сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*