tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Казанда «Татар кызы-2018» Халыкара бәйгесенең ярымфиналы башланды

ВИДЕО: Казанда «Татар кызы-2018» Халыкара бәйгесенең ярымфиналы башланды

Казанда «Татар кызы-2018» Халыкара бәйгесенең ярымфиналы үтә. Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 29 кыз катнаша.

Сайлап алу туры Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган бинасында 31 июль көнне башланып китте. Бәйгедә катнашучы кызлар белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Татар кызы” Халыкара бәйгесе дирекциясе президенты Лена Рафиковна Колесникова очрашты.

Бәйгенең интеллектуаль турында кызлар үзләре белән таныштырды, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтте. Ринат Закиров кызларга мөрәҗәгать итеп: “Сезгә милләтебез карап тора, сез татарларның өметле балалары”,- дип кызларның миссиясен югары бәяләде.

Ринат Закиров билгеләп үтүенчә, “Татар кызы” бәйгесе чибәрлек конкурсы гына түгел. “Татар кызы “бәйгесе халык гореф-гадәтләрен яңарту, халыкка кайтару, аларны сәхнәгә алып менеп мирасыбызны барлау һәм күрсәтү дә, дип ассызыклап үтте ул.

Лена Колесникова бәйгедә катнашучы кызларга мөрәҗәгать итеп: “Сезгә карап бар дөньяның татар кызы турында фикере формалаша. Без сезне сәхнәдә, финал өлешендә генә түгел, тәүлегенә 24 сәгать буе сайлыйбыз. Бәйгедә катнашучы кызларның һәрбер эш-гамәлен җентекләп күзәтеп торабыз”, – дип җиңүче исеме кызлар “җиз иләк” аша сайлангач кына игълан ителәчәген әйтте. “Татар кызы” Халыкара бәйгесе дирекциясе президенты кызларга уңышлар теләде һәм сәхнәдә үз-үзләрен тиешенчә күрсәтергә киңәш итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*