tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шагыйрьләрдән шигъри бүләк

ВИДЕО: ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шагыйрьләрдән шигъри бүләк

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шигъри тәлгәшләр бирүне дәвам итәбез. Бу юлы – Ркаил Зәйдулла иҗатыннан.  Шагыйрь, прозаик һәм публицист, драматург, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Р. Зәйдулла шигърияте уйландыра да, фәлсәфә корырга да этәрә. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, милләт язмышына, дөньяга карашын, уй-фикерләрен үз әсәрләрендә ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла. Бу видеоязмада без Сезгә аның ике шигырен тәкъдим итәбез. Бу – “Безнең илдә”, “Карурман” шигырьләре.  Алга таба Р.Зәйдулла иҗатына без әле кабат әйләнеп кайтырбыз. Сайттагы яңалыкларны даими күзәтеп барыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*