tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Видео: Татар көрәшчеләре көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнә

Видео: Татар көрәшчеләре көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнә

Алда – көрәш буенча дөнья чемпионаты. Чемпионатка 46 ил заявка биргән. 15 июнь көнне барлык ил көрәшчеләре өчен дә аккредитация һәм мандат комиссиясе булачак. Спортчылар 65, 70, 75, 80, 85, 100, 130 килограмм авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Барлыгы 7 авырлык категориясе булачак.

Дөнья чемпионатында Россия данын 70 килограммда көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим Азат Нурмөхәммәтов; 80 килограммда ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин; 85 килограммда 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин; Төмән өлкәсеннән Егор Егоян; Чистай районыннан Альберт Рахматуллин; Башкортстаннан Айнур Сыртаев яклаячаклар.

(Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*