tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: пленар утырышның икенче йомгаклау көне

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы: пленар утырышның икенче йомгаклау көне

6 августта иртән VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары “Акыл фабрикасы” проекты форматында үткән “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Татар теле һәм интернет, “PR һәм журналистика” секцияләрендә һәм проект ссесиясендә эшләрен тәмамладылар.

Пленар утырышның йомгаклау өлеше секцияләрдәге модераторлар чыгышларын тыңлаудан башланып китте.

“Тарих һәм туризм” секциясе эше турында БТЯФ рәисе урынбасары Айрат Файзрахманов, “Мәгариф һәм тәрбия” – Артур Галиәхмәтов һәм Ләйлә Нурмөхәммәтова, “Этномәдәни проектлар менеджменты” –  БТЯФ рәисе урынбасары Гөлназ Бәдертдин, “Татар теле һәм интернет” – Ленария Мөслимова һәм Рашат Якупов, “PR һәм журналистика” – Рәдиф Кашапов һәм Гүзәлия Гыйниатуллина сөйләделәр. dBqrEt417b0

Секцияләр резолюция  проектына тәкъдимнәрен керттеләр. Шуларның берсе – соңгы вакыт җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә торган кайбер тарихи шәхесләргә һәйкәл куюны иҗтимагый әңгәмәләр, башка төрле фикер белешүләр аша үткәрүне күздә тота.

Резолюция күпчелек тавыш белән кабул ителде.

Форум делегатларына алдагы ике елга җитәкчелек орган – Советны сайлау тәкъдим ителде.  50 кешелек исемлекне делегатлар бертавыштан кабул иттеләр.

F9UluvlQ2uE

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 2012 елдан Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән Тәбрис Яруллин эшенә югары бәя биреп, форумга аны яңадан рәис итеп сайларга тәкъдим итте. Бер битараф тавыш белән Тәбрис Яруллин киләсе ике елга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе итеп сайланды.

Утырышны ахырында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров яшьләр алдында чыгыш ясап, аларны милләтебезне саклап калу юлыннан тайпылмаска чакырды. Шулай ук иң актив яшьләргә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

xvZHUjlSfl0

Шуның белән VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшенең рәсми өлешен тәмамлады. Делегатлар Арча районы Кырлай авылында Г. Тукайның әдәби-мемориал музеена юл тотты. Алар шулай ук Арча шәһәре көнен бәйрәм итүдә дә катнашачак. 7 августта форум делегатлары Болгар тарихи тыюлыгына сәфәр чыгачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*