tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңалыклар күп булачак

Яңалыклар күп булачак

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышына һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чарада БТК БК рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, БТК БК рәисенең эшмәкәрлекне үстерү буенча ярдәмчесе Ранэль Зиннатуллин һәм мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты.

img_6191Данис Шакиров хәбәр итүенчә, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы 7-9 декабрь көннәрендә узачак. Форум эшендә 700 вәкил катнашачак.  Ел саен форум эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелеп бара. Быелгы форумда 7 декабрь көнне төп юнәлешләр буенча фикер алышу мәйданчыклары уздыру каралган:

  1. «Төзелеш индустриясендә инновацияләр һәм энергияне саклау”;
  2. Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, институтлар үсеше һәм ярдәм итү программалары”;
  3. “Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар;
  4. “Туризм индустриясе һәм кунакханә бизнесы үсеше”;
  5. “IT индустриядә инновацион проектлар”.

БТК БК рәисенең эшмәкәрлекне үстерү буенча ярдәмчесе Ранэль Зиннатуллин исә бу чараның нигә кирәклеге һәм быелгы форум кысаларында уздырылачак “Татарстан Республикасының проектлар аллеясы” турында ачыклык кертте.  Эшлекле аллеяда ПО «Зарница», ООО «Максат-Рус» -резидент IT-Parka, ООО «ДДС Софт»,  ООО «ProQuest», Компания «Arch-Skin», Инжиниринговая компания «СтройТехГрант»,  ООО «Мультипласт», РЦИ «Bionovatic», ООО «Агрофирма «Залесный» компанияләре тарафыннан 3 юнәлештәге 9 проект тәкъдим ителәчәк.

img_62048 декабрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” ХI Форумының пленар утырышы узачак. Шул ук көнне форумда катнашучылар җаваплылыгы чикләнгән “Майский” теплица комбинаты һәм “Химград” технополисы объектларында булып, промплощадка һәм күп кенә төбәкләр белән сәүдә элемтәләре булган эре компанияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышачаклар.

Программа кысаларында эшмәкәр милләттәшләребез татар шагыйре Мөдәрис Әгъләмовның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәсен һәм “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен караячаклар.

Матбугат конференциясеннән соң 2017 елның беренче яртыеллыгына массакүләм мәгълүмат чараларына язылу акциясе оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*