tatruen

Җырчы

Сезнең алда җыр җырларга
сандугач теле кирәк.
Татар халык җырыннан.

Чынлап та бу шәхес турында язар өчен нинди каләм, нинди дөрес сүзләр кирәк икән?! Ул мактауга мохтаҗ түгел, төче теллелекне өнәми, ялагайлануны сөйми. Бары дөреслек, хаклык һәм игелек, изгелек теләгән җөмләләр белән генә язылган минем бу язмам аңа ошыймы? Мин нидән шикләнәм соң? Беренчедән, ул һәрнәрсәгә дә бик тәлапчән, икенчедән мин аны һәръяклап бик яхшы беләм. Ә язасы кешең турында бик күп белгәндә тышкы рәсемен һәм эчке дөньясын тасфирлау җиңел эш түгел икән.

Шул сәбәптән, мин Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов турында язарга, укучыларга сөйләргә күптәннән бик теләсәм дә, тиз генә эшкә керешә, ак кәгазь каршына килеп утыра алмадым. Һәм ниһаять, ул вакыт җитте кебек. Нидән башларга соң? Иң беренче итеп, җырчы кеше буларак иҗатын йомгагын сүтеп карыйк әле.

1973 елда Апас урта мәктәбен тәмамлап өлгергәнлек аттестаты алган, балачактан ук җырлап үскән яшүсмер егет Казанга белем алырга чыгып китә һәм аның дүрт ел гомере сәхнәгә сукмак эзләп : армия сафлары, төзелеш, башка уку йортлары аша уза һәм 1977 елда Фердинанд Сәләхов Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге студенты була. Хыялга, балачак өметләренә, күңел ашкынган җырлы дөньяга ишек ачыла, баскычыннан әкрепләп үрмәлисе һәм бәхет кошын тотысы гына бар кебек. Әмма концерваториядә уку елларында укытучысыннан уңмый (бер-берсен аңламыйлар), икенче укытучыга күчү, тамакта яман шеш авыруы белән газапланып Мәскәү хастаханәләрендә катлаулы операцияләр кичереп, табиблардан: “бик соң килгәнсез, операциядән узган, ясасак та беркайчан да җырламаячаксыз”, дигән җан өшеткеч карарны ишетәсе бар.

Ике ел гомер табиб күзәтүе астында, кабаттан сөйләм телем телен өйрәнү, авазлар чыгару, курыкмыйча җырларга тырышып карау. Җырчы аларның барысын да үткән, җиңгән, үз хыялына ашкынган һәм ирешкән. Шуңадырмы, миңа аның һәр җыры бик якын, бик кадерле. Миңа гына микән?! Аның концертларында күп булырга, уңышларына шатланырга, җитешмәгән якларына киңәшләшү дә насыйп.

Тамашачы Ф.Сәләховны халык көйләрен иң оста башкаручы буларак хөрмәт итә. Аның концерт залларында һәрвакыт өлкән яшьтәге татар җырының тәмен, кадерен белгән зәвыкълы тамашачы утыра. Фердинандта тоелау, сизә белү бик көчле. Ул тамашачыга менә бүген, шушы залда нәрсә кирәген бик тиз аңлап теләсә нинди катлаулы җырны, җиңел яңгырашлы(шлягер) көйләрне, заманча ритмнарны, берсе артыннан берсен тезеп бара ала. Җырчы башкарган “Аһ җаныем, Бибисара”, “Үзең бүләк”, “Аһ, Ырынбур кала” һәм башка дистәләгән җырлары теләсә кайсы буын тамашачысын уйландыра, сагышландыра, шатландыра ала.

Инде күпме мәртәбәләр тыңласам да, “Син онытма”ны (Т.Шәрипов көе) җырлаганда минем битне һәрчак күз яшьләре “пешерә”. Анда аңлатып булмый торган бер хис, моң, үзәктән аккан көй бар. “Әче микән чияләр” (Ф.Хафиз көе), “Йөзем”(И.Хисмәтуллин көе), “Ахун авылы көе”н җырлаганда Фердинанд ташкын, давыл, ут һәм өермә була ала. Өермәдә тамашачы бөтерелә, әсәрләнә, һәр күзәнәген хәрәкәткә китерә. “Парлы язгызлар”(В.Әхмәтшин көе) җырын бөтен бер спектакльгә, драма әсәренә әйләндереп башкарганда залның торып басканын да күргәнем бар минем. Бу инде зур профессиональлек, оста мастерлар гына булдыра алган фал. Биредә тормыш тәҗрибәсе, табигый акыл, Казан дәүләт консерваторияенең белем бирү көче, барысы бергә тупланып сәхнәгә чыккан. Ул сәхнәгә теләсә нинди кыяфәттә, теләсә нинди җүн җыр алып чыга алмый. Әйткәнемчә, ул һәр нәрсәгә таләпчән, бигрәк тә үзенә.

Репертуары уйланган, һәр хәрәкәт, һәр адым үлчәнгән, һәр сүз сәхнә өчен. Тамашачыны яратып, алдашмый сөйләшә белә ул. Эчкерсезлек, гадилек аның сәхнә кыйбласы. Гәрчә үзе бик күндәм, тыңлаучан, гозереңне кире какмаучан булса да кыйбласыннан яздырам димә. Ник яшәгәнен, ни кылганын бик яхшы аңлый. Шуңа күрә аның белән дус, иптәш булуы рәхәт. Сине ул беркайчан да бәлада калдырмас, яхшылык кылдым диеп, бурычлы санамас.

Игелек кылу аңа сулау кебек бик гади гамәл. Туганнарына, дусларына, әнисенә бик тугрылыклы, игътибарлы. Минем әле бер генә кешенең дә үз әнисенә “кызым” диеп дәшкәнен ишеткәнем юк. “Нишләп шулай эндәшәсең”? диюемә,

“Ана күңеле балада,
бала күңеле далада”.

Күңелемне далада йөртеп, газиз анамны онытасым, күз угымнан җибәрәсем килми. Аңа инде 90 яшь. Бала инде ул хәзер, сабый. Безнең рольләр алышкан чор. Ул мине кулында күтәреп, күкрәк сөтен имезеп үстергән, хәзер мин күтәреп йөрим инде. Күтәреп кертеп утыртып ваннада юындырам, кулымда алып чыгам. Мин бары анам каршындагы бурычымны гына үтим”, диде җырчы.

Күптән түгел әнисен хөрмәтләп соңгы юлга озатты Фердинанд. Үкенечләр калмаслык итеп тәрбияләп, кадерләп, хәер-фатихасын, бәхиллеген алып.

Акыллы кеше белән сөйләшүе үзе җан рәхәте. Без әңгәмәләшеп утырабыз. Мин бирелеп аны тыңлыйм. Фердинанд болай ди: “Бу дөньяда ирләр гомер буе хатын-кызга бурычлылар. Хатын-кыз – әниләребез, мең газаплар белән безне дөньяга китерәләр. Өстебездә -бурыч. Әбиләребез хәер-догада торып, изге теләк теләп, карап үстерешәләр – бурыч. Гаиләбездә хатыныбыз кулыннан ризык ашыйбыз, тәрбияләнәбез. Хатының сине әти итә. Әлбәттә, без бурычлы. Ә беләсеңме, нинди бәхет ул әти булу.

Шуңа күрә мин беркайчан да, хатын-кыз эше диеп тормадым, барлык эшне дә “сытып-җимереп” үзем эшләргә тырыштым. Аңлап та бетермиләр мине. Әмма үзем аңлыйм. Беркем алдында да бурычымны калдырасым килми. Мине консеваториядә профессор Зөләйха Хисмәтуллин укытты. Үз баласыдай яратты, башка студентлардан аерып, сер итеп яратты. Авыр укыдым, бик күп борчулар китердем Зөләйха апага. Аның теләге, миннән җырчы ясау иде. Теләгенә ирештердем диеп беләм. Бурычымны 28 ел үтим инде менә”. Гаҗәеп фәлсәфә, кызыклы, гыйбрәтле.

Фердинанд Сәләхов үз трагедиясен комедиягә әйләндереп яши белә. Үз борчулары белән берәүне дә интектермәс. Аның гомерендә фаҗигалар шактый күп булды шул. Ул аларны ирләрчә, берүзе “йотты”, йөзен җимермәде, яшен күрсәтмәде. Теле тапкыр, үткен һәр нәрсәгә үз фикерен уен-көлке белән оста итеп, үпкәләтмәслек итеп җиткерә. Ходай аңа сәләтне җәлләмичә, бик юмарт биргән. “Мин Ходайның сөекле бәндәсе”, диеп йөри ул үзен. Шулай булсын, амин. Без моңа шат кына.

Тирә-якта тормыштан гел зарланып йөргәннәр дә аз түгел, шулар арасында оптимист, гел уйнак, эчкерсезләр яшәгәндә башкаларга да яшәү, гомер арбасынынң авыр йөген тартып бару җиңел тоелыр. Бу да кешеләргә ярдәмнең бер ысулыдыр.

“Юл газабы-гүр газабы”, ди безнең татар халкы. Ә Ф. Сәләхов инде 28 ел юлда. Ул гастрольләр, тамашачы белән очрашуларда, төрле сәнгати бәйгеләрдә рәис-хөкемдар чараларда катнашулар – барысы да аның иҗатының бербөтене. Мин аның белән бик күп юллар йөрдем. Кытай республикасы, Казахстан шәһәрләре, Россиянең бик күп төбәкләрендә бергәләшеп чыгышлар ясаганда Фердинандның никадәр милли җанлы, татар язмышына ихлас кайгыртучанлыгын, борчылуын, шатлануын күзәттем.

Көньяк Сахалинга барып, милләттәшләребез белән очрашып, аралашып, андагы татарларның проблемаларын өйрәнеп кайткан, татар җырын илткән иң беренче артист ул. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә яши. Нинди генә авыр сәфәр булмасын, әгәр аннан ярдәм кирәк икән, ул океаннар аша тугызар сәгать очып, татарлар янына баруны газап димәс. Аның иҗатында илгә-җиргә, милләткә, татар язмышына кагылган, милләтнең проблемаларын күтәргән җырлар күп.

“Киткәннәр киек каз шикелле,
Әйләнеп кайта бу якка.
Туган ил, туган җир сыймый шул
Сыймый шул, яулыкка төйнәлгән туфракка”,

дип С.Садыйкова һәм Х.Туфан язган “Әйләнеп кайталар” җырын башкарганда бөтендөньяга сибелгән татарның ачы язмышын сөйләп, “кайт татарым илеңә, үз илеңдә, үз җиреңдә яшә. Читтә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булырсың”, дип чакыра. Фердинанд Сәләхов репертуарындагы “Кайтам илкәемә”(Т.Абдршин көе), “Илдә ниләр бар икән”(А.Монасыйпов көе) һәм башка күп җырлары милли бердәмлеккә өнди. Мондый зур колачлы, биектән очкан, үз йолдызлыгын булдырып, халык күңеленә милли шәхес булып керә алган җырчылар күп түгел, гәрчә җырчыларыбыз бик-бик күп булсалар да. “Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев кебек акыллы җырчы син”, дигән иде аның турында язучы Разил Вәлиев. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Андыйлар бик азлар.

Фердинандның мин тагын бер күркәм гадәте турында әйтәсем килә. Ул хәтта әз генә, кечкенә генә яхшылыкны да, зур итеп, онытылмаслык итеп кабул итә. Үзенә игелек кылган адәмне хөрмәтли белә. Үзен консерваториядә укытып чыгарган профессор З.Хисмәтуллинаның зур портрет рәсеме Фердинандлар фатирының иң кадерле урынында эленеп тора. Зөләйха ханым турында җырчы сәгатьләр буе яратып, сагынып сөйләргә мөмкин.

Чынлап та, бу олы җанлы укытучы аны җырчы гына итмәгән, ә иң авыр минутларда җитәкләп табибларга илткән. Коткаручы фәрештәсе дә булган. “Икенче анам инде ул минем”, диеп кенә җибәрә укытучысын. Афәрин. Яхшылык онытылмаска, башка күңелләргә дә моңлы җыр булып күчәргә, үсәргә, зураерга, калкурак күренеп торырга тиеш.

Фердинанд Сәләховның иҗат юлы тирән, киң эзле, бик ерактан ук беленеп тора. Аның бер кешенекенә дә охшамаган үз тавышы, үз әйтер сүзе, үз сәхнә образы эзләнгән, табылган, тәгаенләнгән. Татар халкы аны үз җырчы, затлы, олпат җырчысы итеп белә, ярата. Ул безнең милләткә бик кирәле зат, күренекле шәхес.

Матди яктан бар нәрсәсе дә бар. Ул барын да булдырган инде. Җырчыга без яңа җырлар, тамашачы тулы заллар, иң мөһиме сәламәтлек телик. Чөнки аның сәламәтлеге безнең өчен дә, татар җыры өчен дә, җүнәя барган татар сәхнәсенең бәясен күтәреп тору өчен дә бик кирәк.

Минем җырчылар арасында дусларым, танышларым күп, аралашып яшим. Әмма мине җыры белән елатканы, юатканы, шатлыгымны арттырганы, кайгы сагышымны бүлешә алаганы турында шушы язмамда әз генә сөйләдем. Киләчәктә рөхсәт булса, киңрәк итеп сөйләрмен. Вәгъдә-иман.

Ә инде җырчының җырларын тыңлыйсыгыз, иҗатының дәвамын күрәсегез килсә, 20 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залына рәхим итегез.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*