tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары ТӨРЕКСОЙ премиясен алды

Татарстан журналистлары ТӨРЕКСОЙ премиясен алды

Төркиянең Әнкара каласында төрки телле журналистларны тәбрикләделәр. Халыкара ТӨРЕКСОЙ оешмасы тарафыннан бирелә торган олы бүләккә Татарстан журналистлары да лаек булды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев («Intertat.ru» электрон газетасында, «ТӨРЕКСОЙ» журналында, «Бизнес-ОНЛАЙН» сайтындагы язмалары өчен), шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының мәдәни күзәтүчесе Люция Камалова Татарстанда ТӨРЕКСОЙ эшчәнлеген актив яктыртып килгәннәре өчен исемле премия алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*