tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алар 366 иде” махсус призга лаек булды
“Алар 366 иде” махсус призга лаек булды

“Алар 366 иде” махсус призга лаек булды

Тубыл шәһәрендә үткән бөтенроссия “Кеше һәм Иман” телерадиофестивалендә “Регион-Төмән” телерадиоширкәтенең “Дусларга сукмак” тапшыруын алып баручы Диана Хәлилова әзерләгән “Алар 366 иде” фильмы «Кыю тикшеренү өчен» махсус призына лаек булды.

Әлеге фильм “Культура” каналында күрсәтелде. Эчтәлекле, күп хезмәт түгелгәнлеге бер карашта аңлашыла. Бу иҗат эшенең тарихы белән тулырак танышу өчен Диананың үзенә мөрәҗәгать итәргә булдым:

– Диана, нәкъ менә изге шәехләр каберлекләре – астаналар турында фильм төшерү зур әзерлек, күп авылларга барып аларның караучыларын табу, очрашып сөйләшү, фәнни яктан да нигезле фикер тәлап итә. Син эшне нәрсәдән башладың?

— Бу иҗади бәйгегә 200ләгән эш тәкъдим ителгән иде. Алар дүрт төп конфессияләр һәм шаманлык турында материалларны тәшкил иттеләр. Әлбәттә, себернең рухи башкаласы Тубыл шәһәрендә үтәчәк абруйлы фестивальгә “Регион-Төмән” телерадиоширкәте алдан ук әзерләнде. Алар православие, иудаизм, шаманнар һәм ислам турында фильмнар төшерү турында уйландылар. Бу фильмны сайларга миңа иң беренче ширкәтнең урынбасары – җитәкчем Александр Лабыкин киңәш бирде. Аннары төшерү төркеме билгеләнде, үз һөнәрләренең чын осталары — режиссер Вера Федорова һәм оператор Сергей Лыкасов белән эшләү вакытында зур тәҗрибә тупладым, үзем өчен күп яңалыклар ачтым. Бу фильм – минем өчен беренче җитди проект.

– Кайсы авыллардагы астаналар фестиваль тарихында урын алды?

— Беренче Нусук (Малое Чечкино) авылына юл алдык. Анда авыл кешеләре астананы киртәлиләр иде. Иң кызыклысы да шул: без алдан ук беркем белән дә сөйләшеп куймадык. Себер җирендә мәңгелеккә ятып калган шәехләр безне әйдәп йөртә дип аңладым мин. “Безнең турыда бөтен галәмгә ишеттерер вакыт җитте”, — дигәннәрдер алар. Мин үзем дә аңламыйчан, бу фильмга күптән әзерлек башлаганмын икән инде.

Яркәү, Тубыл, Ялутор һәм Вагай районнарында төшердек. Фильмда Карагай, Күләт (Аллагулово), Яңа Атъял, Көмешле (Еланьская), Искер, Нусук (Малое Чечкино) астаналарын күрергә була.

Вагай районына бару төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә тоткарланып торды. Карагай мәчете мулласы Рәхмәтулла Батиновның сәламәтлеге өчен бик борчылдым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, без килгәндә ул терелгән иде. Тагын да Тубылдагы галим Игорь Белич та төркемне аягындагы гипсын алдырган хәлдә каршы алды.

Барыбыз өчен дә иң истә калганы Күләт астана булгандыр. Аңа башта көймә белән бардык, аннары биек үләннәр, чытырманлыклар аша ике чакрымлап кыяга мендек. Шундый ераклыкта булуга карамастан, бу тирәлек чистартылган иде. Ә Себер мөселманнары өчен иң изге урын булып саналган Баеш астанада андый тәртип күрмәдек. Тик мин аны караучы өлкән яшьтәге Нурикамал һәм Әнисә апаларны гаеплисем килми, алар искиткеч мөлаем, киң күңелле кешеләр. Монда булышучы гына кирәктер. Хаҗилар да (паломник) үзләреннән өлеш кертсәләр гаеп булмастыр. Тагын да Карагай мәчете тирәсе чистартылмаганлыгы күзгә ташланды. Авыл яшәсә – дин дә яши, без онытсак – безне дә онытачаклар.

– Режиссер һәм оператордан башка тагын кемнәр белән эшләдең?

— Ярдәмчеләрем булмаса, бу проектны ахырына җиткерү авыр булыр һәм аның нәтиҗәсе дә сөендермәс иде. Текстларны укыган Заһит Акбүләков, Искәндәр хәзрәт Юсупов, Розалия Бакиевага, этнографлар Ришат Рәхимов һәм Игорь Беличка, профессорлар Хәнисә Алишинага, Александр Ярковка, Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга, Кәлил Кабдулвахитовка, Раил хәзрәт Мәхмүтовка, Руслан Гыйльмановка, без барган Яркәү, Ялутор, Тубыл, Вагай районнары халкына зур рәхмәтлемен. Ике ел элек Төмән дәүләт университетында укыганда укытучым Максим Сагидуллин шор җырчысы Чылтыс Таннагашева белән таныштырган иде. Музыка сайлый башлауга, аның җырлары монда бик урынлы булачак дип уйладым. Шулай ук Мөнирә Хөснетдинованың “Искер” җыры да килешле генә үз урынын алды. Рәссамнарыбыз Ольга Бакиева, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Александр Визель картиналары кулланылды.

«Мин 40 еллап ислам тематикасы буенча эш итәм. Бу фильмны төшергәндә дә киңәшләрем белән ярдәм итүемне сорагач, берсүзсез риза булдым. Тик бу авыр теманы бер фильмга гына туплау җиңел булмас дип борчылдым. Ә нәтиҗәсе бик әйбәт булды. Исламның кулъязмаларда язганча сугыш белән түгел, ә тыныч юл белән халык күңелендә урын алганлыгы аңлашылды. 366 шәех алып килгән динне себер халкы яратып кабул итә. Бу Себердәге ислам безнең җирлеккә бернинди ваһһабизмны, каршылыкларны да кертмәячәк», — диде бүләкләү тантасындагы чыгышында Игорь Белич.

Фестивальдә тагын да әти, я әниләре татар булган Юлия Мурзабулатова белән Алена Многослыслова (ул үз номинациясендә беренче урын алды) да катнашалар.

Гөлнур Вәлиева, “Яңарыш” газетсы,
Төмән шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*