tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Фатих Кутлу: татарга да тылмач кирәк
Фатих Кутлу: татарга да тылмач кирәк

Фатих Кутлу: татарга да тылмач кирәк

Шөкер,  дөнья әдәбияте күгендә йолдыз булып балкырдай язучыларыбыз аз түгел. Әмма әдип классика булырдай нинди генә шәп әсәр иҗат итмәсен, аның хакында башка халыклар белмәсә, әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителмәсә, ул ныклап танылып китмәскә дә мөмкин. Шуңа да соңгы елларда татар әдипләре әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итүгә  аеруча игътибар бирелә.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог, язучы  Фатих бәй Кутлу татар язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү белән 7 елдан артык шөгыльләнә. Төркиядә туып-үскән, Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлаган тәрҗемәче-язучы шушы еллар эчендә 10нан артык хикәя һәм күренекле  язучыбыз Аяз  Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” повестен төрек теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарган. “Өч аршын җир” төрек укучысы тарафыннан аеруча  яратып кабул ителгән,  әсәрнең беренче басмасы тиз арада сатылып та беткән. Хәзер инде аны 3 нче тапкыр бастырып чыгарганнар. Шунысын да әйтик, Төркиядә бу повесть төрки телләрдән төрекчәгә иң яхшы тәрҗемә буларак та билгеләп үтелгән.

Күптән түгел Фатих бәй Кутлу Аяз Гыйләҗевнең тагын бер әсәрен  – “Җомга көн кич белән” повестен тәрҗемә итеп, аны Төркиянең “Бәнгү” нәшриятенә тапшырган.

– Фатих бәй, менә сез Аяз  Гыйләҗевнең икенче әсәрен төрек теленә тәрҗемә иткәнсез. Ни өчен нәкъ менә әлеге әдип иҗатына игътибар иттегез?

– 2000 елда республикада “Заман. Татарстан” дигән гәзит чыга иде.  Шунда мин Аяз ага Гыйләҗевнең “Төркиянең түренә үк үттек” дигән сәяхәтнамәсе белән таныштым. Аны укыганда,  җаныма  ниндидер җылылык йөгерде. Әдипнең туган илем Төркия турында яратып сөйләве, аның асылын аңлап язуы күңелемә рәхәтлек бирде. Китап кибетләрендә йөргәндә киштәдә аның “Йәгез, бер дога!” дигән китабын күреп алдым һәм уйлап та тормыйча сатып алдым. Әсәрне бик яратып, бер тында укыдым, авторына ихтирамым, хөрмәтем артты. Аяз аганың үзе белән күрешәсем килеп китте. Аның белән очрашып, бер-ике кәлимә-сүз булса да алышу бәхетенә ирешсәң иде, дип уйладым.  Хәтта “Заман. Татарстан” гәзитенә, уй-фикерләремне белдереп, хат та яздым.  Һәм  ни бәхет: ул мине 2000 елның 26 апрелендә кичкырын кабул итте. Өенә бик дулкынланып бардым.  Аяз ага кәнәфидә утыра иде. Хөрмәт йөзеннән кулларын үптем. Ул кичне утырып озак сөйләштек. Әңгәмәбез шулкадәр тәмле булды.  Соңыннан әдипнең: “Фатих бәй, сез минем өемә кояшның бер кисәген алып килдегез”, – дигән сүзеннән бераз уңайсызлык та кичердем. “Иртәгә  тагын кил, сине улларым белән таныштырырмын”, – диде ул. Икенче көнне Аяз ага улларын Искәндәр абый белән Мансурны да чакырган иде. Утырып сөйләштек. Шул чакта сүзне сүзгә ялгар өчен генә: “Аяз абый, иң әүвәл кайсы әсәрегезнең төрекчәгә тәрҗемә ителүен теләр идегез?” – дип сорадым. Гәрчә ул вакытта тылмачлык белән шөгыльләнсәм дә, әдәби әсәр тәрҗемә  иткәнем юк иде. Олуг әдип миңа: “Өч аршын җир”, – дип җавап бирде. Аннары: “Фатих бәй, шушы китапларны сезгә бирсәм, кабул итәрсезме?” – дип, миңа алдан әзерләп куйган 4 томлыгын сузды.  1 нче китапка ул: “Гаҗәеп төрек баласы Фатих бәйгә, чиксез яратып, зур өметләр баглап, бүләк итәм”, – дип язып,  култамгасын да салган иде. Билгеле, мин оялдым. Классик язучы бит.  Ул елларда Чаллы якларында яши  идек әле. Әдип туема да котлау телеграммасы җибәрде. Һәм, көтмәгәндә, Аяз аганы соңгы юлга озаттык. Ә 2005 елда  бераз  чарланыйм, дип,  берьюлы 10 хикәя тәрҗемә иттем. Ә үзем “Өч аршын җир” турында бернәрсә белмим. Шулай да, Аяз аганың сүзе һавада эленеп калмасын иде, дип телим. Бу уем хөрмәтле галимебез Хатип Миңнегулов фикере белән дә куәтләнде. Бер җыелышта ул “Өч аршын җир”не  тәрҗемәдә күрергә теләвен белдерде.

– Ә тәрҗемә итү ничек барды?

– Шундый бер мәзәк сөйлиләр. Имештер, берәү ураза тотмаган-тотмаган да, керергә ниятләгән. Сәхәр ашап, уразага кергән. Берзаман моның эчәсе дә, ашыйсы да килә башлаган. Кояшка карап-карап ала икән дә, ә ул  һаман  бер урында эленеп тора икән. Шуннан бер узып баруында теге адәм: «Баюын-баерсың, кояш, тик мин генә булмам», – дигән. Шушы мәзәктәге сыман: «Бетәрме икән бу тәрҗемә, ахырын күрә алырмынмы икән?» – дигән вакытларым шактый булды. 2 ел эш бик авыр барды. Шундый олпат  язучының әсәренә алынган өчен үземне тиргәгән, син кем соң, дип сүккән, сүз биргәнемә үкенгән чакларым да булды. Шөкер, барысы да артта калды, әсәр Төркиядә зур яңгыраш алды.

– Инде менә «Җомга көн кич белән» повестен да тәрҗемә итәргә алынгансыз һәм аны тәмамлагансыз икән…

– Бу әсәрне мин 2005 елда ук укыган идем. Күңелемә шундук аны тәрҗемә итү турындагы уй кереп оялады. Ниһаять, 2008 елда эшкә керештем. Бу юлы инде Аяз аганың тел байлыгын, фикер тирәнлеген аңлап, авыр, җаваплы эш булачагын белеп, әзерләнеп эшли башладым. Мин аны бу юлы да бик яратып тәрҗемә иттем. Соңгы тапкыр редакцияләп чыккач, нәшрияткә тапшырганчы, Төркиядәге төрек теле һәм әдәбияте укытучысы Әхмәт Үйзероглуга күрсәттем. Ул күп кенә роман-хикәяләрнең редакторы да. Әхмәт бәй,  укып чыкты да: “Булган бит бу. Бер кимчелеге дә юк», – диде. Укытучым әсәрне бик зурлады. «Әйтерсең, бу повесть Төркиядә язылган. Йөрәгем аны үзебезнеке кебек кабул итте», – дип, шатлануын белдерде. Шунда өстемнән тау төшкән кебек булды. Төркиядә яшәгән кеше өчен таныш булмаган колхоз турындагы урыннарын аңларлармы, дип, шик белдерүчеләр булган иде. Әмма ул бер дә аптырау тудырмады. Башка укучылар тарафыннан да югары бәяләнеп, яратып кабул ителүенә ышанам.

– Борчылу, дигәннән… Күптән түгел «Мәдәни җомга» гәзитендә (6 июль, 2012 ел) Аяз ага Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя апаның да бер басмада «Җомга көн кич белән» повестенең төп герое Бибинурны «бөкшәеп беткән мич башы карчыгы» дип атауларына борчылып язган материалы басылган иде…

– Әйткәнемчә, мин әсәрне бик яратып тәрҗемә иттем. Бибинурның кичерешләреннән күзләремә яшьләр килгән мизгелләр дә шактый булды. Ул тормышның бик күп ачысын-төчесен татыса да, саф күңелен югалтмаган, үзенә авырлык китереп булса да, балаларын яман сүздән саклап калырга тели. Әйе, Бибинурда Җиһангирга карата яшерен мәхәббәт хисе уяна. Аның моңарчы беркемнән дә кайгырту күргәне, җылы сүз ишеткәне булмый. Ә кешелекле рәис Бибинур турында да, башкалар турында да кайгырта. Биредә Аяз ага мәхәббәтнең көчен күрсәтә. Яшәреп киткән Бибинур йөрәк серен беркемгә дә сөйләми, Җиһангирга да белгертми. Һәм ул һич тә «бөкшәеп беткән мич башы карчыгы» түгел.  Повестьта мин аның ничә яшьтә булуын ачыкладым. Әсәрдән өзек китерәм: «Аксыргакта бармы икән ул борынгы Тула самавыры? Калган булырга тиеш! Шәп самавыр. Капкачына һәм подносына бер төрле тамга салынган: «Тульский оружейный завод. 1926 г». Саклангандыр. Нибары 50 ел узган ич”. Бибинур ирен сугышка 1941 елда озата. Әсәрдә бу вакытта аңа 21 яшь була. “Гыйльфан аганың төпчекләре 21 дә ата йортында иделәр. 21дә кыз ул заманда карт кыз, сазаган кыз, утырган кыз”, – дип яза Аяз ага. Димәк, Бибинурга хәзер 56 яшьләр тирәсе. Ә Җиһангирга 44 яшь…

– Фатих бәй, «Җомга көн кич белән» Төркия укучысы кулына кайчан барып керәчәк инде?

– Китап башта октябрь аенда дөнья күрергә тиеш, дип тәгаенләнгән иде. Ә менә Төркиядә татарларның башкаласы булып исәпләнгән Искешәһәр киләсе елда мәдәният шәһәрләре башкаласы дип игълан ителә икән. Шуңа күрә китапны да 2013 елның гыйнвар аенда бастырып чыгарырга ниятләгәннәр. Киләсе елда Аяз ага Гыйләҗевнең  тууына 85 ел тула. Шулай туры килүе минем өчен аерата куанычлы булды. Ә «Өч аршын җир» әдипнең 80 еллыгына туры килгән иде.

Укытучым Әхмәт Үйзероглуның педагогик эшчәнлеген башлап җибәрүенә дә 40 ел тулды. Ул пенсиягә чыкты. Китапны шуңа да Әхмәт абыема багышладым. Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты  Миләүшә Хабетдинова китапка Аяз ага турында кереш сүз әзерләде. Ул – олуг язучыбызны тирәнтен өйрәнеп, аны дөрес аңлап ачкан  яшь галимә.

– Татар теленнән төрекчәгә тәрҗемә иткәндә кыенлыклар килеп чыгамы?

– Татар әдәбияте бик күләмле, зур, тирән. Әмма үз вакытында аларны төрек теленә тәрҗемә итүгә игътибар бирелмәгән. Бүгенге көндә дә татарчадан төрекчәгә тәрҗемә итүчеләр юк дәрәҗәсендә. Чөнки борынгыдан ук кардәш халыклар булып исәпләнгәч, татарга тылмач кирәкми, дип, үзара җиңел аңлашканнар. Аннары 1917 елгы революциягә кадәр госманлы тел әдәби тел ролен үтәгән, ул мәдрәсәләрдә дә укытылган. Галим-голәма, әдипләр төрек телен камил белгән. Шуңа да әлегә кадәр төрек теленә тәрҗемә итү мәсьәләсенә игътибар бирелмәгән. Шунлыктан әлегә кадәр хөрмәтле Габдулла Тукайның да камил тәрҗемәсе юк, шул сәбәпле аның бөеклеген дә аңлап бетермиләр бугай. Бер сүз белән әйткәндә, тәрҗемә мәсьәләсенә җиңел караганбыз.  Әмма үзара сөйләшү бер әйбер, әдәбият исә  бөтенләй икенче нәрсә. Шуңа да татар теленнән  төрекчәгә тәрҗемә итү бик катлаулы, авыр. Җиренә җиткереп эшлисе килә. Татар укучысы әсәрне укыганда ни-нәрсәләр тоемлый, шуны төрек кешесе дә сиземли алырмы,  шул хисләрне кичерерме, дисең. Инде кирәкле сүз табылса, аһәң бозылмаса,  көйне чыгарырга ярдәм итсә, канәгатьләнеп дәвам итәсең.

Җаваплылык ай-һай зур! Халык язучыга, әсәргә синең аша  бәя бирәчәк, таныячак. Менә шул уй  тынычланырга ирек бирми. “Җомга көн кич белән” әсәренең бер бите өчен 10ар сәгать сарыф иткән чакларым булды. Чөнки ул  – энәсеннән җебенә кадәр уйлап язылган әсәр. Аннары татарча-төрекчә сүзлекләр дә (һәвәскәрләр өчен  кесә сүзлекләрен  санамаганда) юк дәрәҗәсендә. Төрекчә-татарча 3 томлык  аңлатмалы һәм фразеологик,  идиомалар сүзлекләре бик кирәк. Дөрес, бу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Моның белән фәнни институтлар шөгыльләнергә тиеш. Югыйсә,  барлы-юклы сүзлекләр белән эшләп, сыйфатка зыян килә.

Аннары мин язучылар корылтаенда да әйткән идем:  Төркия Мәдәният министрлыгы төрек телендә язылган әсәрләрне башка халыклар теленә тәрҗемә  иттереп, шул илләрдә бастырып  чыгаруда  ярдәм күрсәтә. Шуңа да төрек язучылары әсәрләре 41 телгә тәрҗемә ителгән, 50 илдә басылып чыккан, 748 исемдә  китап дөнья күргән. Татарстанда да бу тәҗрибә үрнәк итеп алынса, татар әдәбиятен башка халыклар телләренә тәрҗемә  итү эше алга китәр иде.

Инде тәрҗемә  итү турында сөйләшә башлагач,  шуны да әйтәсем килә. Мөхтәрәм  Тәлгат Галиуллин 2002 елда дөнья күргән “Киләчәк кешесе” исемле  мәкаләсендә  болайрак дигән: “Өч аршын җир” кебек, татарның алтын фондына кергән  әсәрләрен телгә алганда, бер ямансу уй килә. Теге вакытта Кыргызстан союздаш республика булмаса,  Чыңгыз Айтматовның әсәрен француз язучысына тапшырып, ул аңа игътибарын юнәлтеп, тәрҗемә итмәсә, бәлки,  Чыңгыз да  чираттагы бер кыргыз язучысы булып калыр иде. Әйе, Чыңгыз Айтматов – зур шәхес. Әмма Аяз  Гыйләҗев  тә аның дәрәҗәсендәге язучы.

– Сез Алабуга педагогика университетында укыганда  ни өчен нәкъ менә татар теле  белгечлеген сайлап алдыгыз?

– Әйе, без татар-инглиз теле бүлегендә укыдык. Күпчелек, татар теле белән кая барырсың, дип, инглиз телен сайлады.  Ләкин мин татар   телен бик яраттым, үзеннән-үзе тартылып, өйрәнә башладым.  Бәлки,  канымда татарлык та бардыр әле. Чөнки әтием ягыннан әбиемнең әнисе  Татарлы дигән авылдан. Димәк, анда кайчандыр татарлар яшәгән.  Диплом эшемне дә Төркиядә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен, тел үзенчәлекләрен өйрәнеп яздым. Ничә еллар биредә яшәп, телне үзләштерү,  сеңдерү  бәхетенә ирештем. Татарстанны да бик яраттым. Татар кызына өйләнеп, тормышымны биредә кордым.

– Фатих бәй, тагын кемнәрнең әсәрләрен тәрҗемә итәргә теләр идегез?

– Мөмкинлекләр тудырылса, Мәдәният министрлыгыннан, Язучылар берлегеннән тәкъдимнәр булса,  “Йәгез, бер дога!” романын тәрҗемә итәр идем. Ул  – бик зур, 448 битле әсәр. Аннары Әмирхан  Еники әсәрләрен дә тәрҗемә итеп, төрек халкына ирештерәсем килә. Мин әдипнең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” хикәяләрен 2005 елда ук Төркиядә тәкъдим иткән идем  инде. Төрекләр Әмирхан аганы да белергә тиеш.

– Инде зур хезмәтегез кергән китапны шатланып-сөенеп кулга алырга насыйп итсен.

– Гыйнвар аенда Төркиянең “Бәнгү” нәшриятендә “Җомга көн кич белән” әсәре белән бергә хикәяләр җыентыгым да чыгарга тиеш, Аллаһы боерса. Президент  Рөстәм Миңнеханов язучылар корылтаенда татар әдипләренең әсәрләрен башка халыклар телләренә тәрҗемә итүгә игътибар  бирәчәкбез, дигән иде. “Җомга көн кич белән” китабы кулыма килеп кергәч, аны Президент Рөстәм Миңнехановка үз кулларым белән тапшырасым, шатлыгымны уртаклашасым килә. Чөнки аның теләгенә дә бер адым якын килү булды инде бу.

Автор: Сөембикә Кашапова
Чыганак: “Мәдәни җомга”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*