tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшкуарлар милли чара үткәрергә ярдәм итә

Эшкуарлар милли чара үткәрергә ярдәм итә

Төмәндә татар егете һәм татар кызы бәйгеләре берьюлы оештырылды. Бу чарада милли рух, булдыклылык, белемле һәм әдапле булулары белән аерылып торучы яшьләр катнашты. Аны үткәрүгә татар эшкуарлары матди яктан да, оештыру ягыннан да зур ярдәм курсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы  башкарма комитеты бюро әгъзасе Фәрит Уразаев төмәнлеләрнең мондый эшчәнлеген югары бәяли.

Өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары: Нурулла Саттаров, Вәлимә Ташкалова, ике тапкыр “Россиянең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова, өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе, “Яңа дөнья” артгалереясы хуҗабикәсе Зөләйха Алишева, Раяз Фасыйхов, бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев билгеләгән җиңүчеләр игълан ителде. Егет-кызларга иң элек спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Гүзәлия Хәмидуллина “Татар радиосы”нда смс тавыш бирү вакытында җиңгән Диана Әбдрәшитовага һәм “Татар радиосы” гүзәле” исеменә лаек булган Альбина Таймасованы котлап китте. Егетләр арасында 1317 тавыш җыйган Булат Речапов “Мистер Он-лайн”, 811 тавыш белән Эльвира Субхангулова “Мисс Он-лайн” исемнәрен яуладылар. Ә инде тәнәфестә халык сайлавы буенча “Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет” Марат Хәбибуллин, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз” Альбина Таймасова булды. Катнашучыларның һәрберсенә дә чыгышларына лаек номинацияләрдә диплом белән бергә “Айпад мини” планшеты бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*