tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Илүсә Хуҗина: «Алманнар «Әллүки» өчен рәхмәт укыды»
Илүсә Хуҗина: «Алманнар «Әллүки» өчен рәхмәт укыды»

Илүсә Хуҗина: «Алманнар «Әллүки» өчен рәхмәт укыды»

– Татарстанны, Казанны яратуыгыз, татар теленә булган мәхәббәтегез көчле кебек. Бу гаиләдән киләме?

– Әйе, гаиләдән килә, минемчә. Өйдә татар җырлары яңгырамаса, без үзара татарча сөйләшмәсәк, татар мәдәниятенә карата кызыксынуым бу дәрәҗәдә үк булмас иде. Әти-әнием нигезен салса, татар музыкасы белән кызыксынуымны укытучыларым үстерде. Музыкаль белемне профессиональ яктан Казан музыка училищесының татар бүлегендә ала башладым. Без анда татар халык җырларына зур игътибар бирә идек. Аеруча укытучым Венера Гәрәева биргән материаллар кадерле. Аларны бүген дә һәрвакыт башкарырга тырышам. Чит илдә дә, мөмкинлек булса, бер генә булса да халык җыры җырлыйм һәм моны үземнең бурычым дип саныйм. Алманиядә узган концертымда «Әллүки»не башкардым. Ахырдан берәү дә безгә, Бранс, Медельсон, Шуман ошады, дип килмәде. Ә «Әллүки» өчен рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Академик әсәрләрне исә: татарча арияләр, романсларны укытучым Клара Хәйретдинова өйрәтте. Үз мәдәниятемә булган мәхәббәтем – боларның барысының да җыелмасыдыр ул.

– Кечкенә чагыгыз турында сөйләгезче. Ялгышмасам, Сез – музыкаль тәрбия алып үскән бала. Нинди җырлар, җырчыларны тыңлап үстегез?

– Кечкенә чагымда мин гел көзге каршында бөтерелгәнмен: алъяпкыч тартып чыгарып, яулыктан калфак ясап, үземчә шул сәхнә костюмымны киеп, җырлап, биеп йөргәнмен. Әти-әнием шушы мавыгуларымны күреп, мине музыка мәктәбенә биргән. Алар үзләре дә – сәнгать өлкәсе белән дус кешеләр. Концертларга, театрларга еш йөриләр. Мин мондый гаиләдә үсүем һәм нәкъ менә шундый тәрбия алуым белән бик горурланам. Киләчәктә үз балаларыма, мавыгуларына игътибарлы булып, аларга тиешле тәрбия бирә алсам ярар иде дигән өмет белән яшим.

Кечкенә чакта телевизордан төбәк каналларын билгеле бер вакытта гына карап була иде. Шуңадырмы, татар җырлары бик кадерле иде безгә. Аларны зур игътибар белән тыңлаганыбыз, җырчыларын бирелеп күзәткәнебез хәтердә. Әниемнең әбисе белән яши идек. Кичләрен дә, аның күңелен күрик әле дип, бергәләшеп татар җырларын тыңладык. Винера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Зөфәр Хәйретдинов, Зәйнәб Фәрхетдиноваларны тыңлап үстем. Классик җырчыларның иҗатын ярата идем, бүген дә яратуым һич кенә дә кимемәде. Ул җырлар, җырчылар күңелнең иң түренә кереп калган инде. Алар бит безгә дөрес музыкаль тәрбия бирә алды. Хәйдәр Бигичевны гына алыйк. Ул якты дөнья белән хушлашкан елны мин кечкенә идем әле. Шулай да, нинди зур шәхеснең бакыйлыкка күчкәнен аңлар дәрәҗәдә булганмын. Классикага карата интуитив рәвештә булган мәхәббәтем бүгенге көндә дә миңа юнәлеш бирә. Моның өчен мин әти-әниемә дә, үзем тыңлап үскән җырчыларга да бик рәхмәтле.

«Башкаларны бәялисем килми иде…»

– Бүгенге көнгә кайтыйк. Нинди проектлар белән «янасыз»? Яңа 2021 елга яңа максатлар куеп өлгердегезме әле?

– Эшнең туктап торганы юк: 2020 елга төзелгән планнар үтәлеп бетмәде, әлегә шуларның очына чыгу хыялы белән яшим. Җырчылар узган ел күргән зыян 2021 елда кабатланмасын иде инде. Башка планнарым турында кычкырып сөйлисем килми. Барысы да – Аллаһ кулында.

– Соңгы арада Сезне еш кына төрле бәйгеләрдә жюри әгъзасы буларак күрәбез. Башка иҗатчыларны, бигрәк тә балаларны бәяләү турында ни әйтә аласыз?

– Башкаларны бәяләү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Мин озак кына бу эшкә алынырга теләмәдем. Аеруча балалар өчен оештырылган бәйгеләргә сак карыйм. Аларга бәя бирү икеләтә кыен бит. Һәр бала үзенчәлекле, һәркайсы үзенчә тырыша бит. Мин аларның самими чыгышларын карап, илһамланып утырам. Балалар белән аралашырга, аларга үземнең теләкләремне, профессиональ яктан киңәшләремне бирергә тырышам. Бер күргән балаларны икенче бәйгедә очратсам, аларның үсешенә чын күңелдән сөенәм. Һәм, беләсезме, безнең арттан бик талантлы яшьләр үсә икән.

– Үзегез дә бәйгеләрдән читтә калмагансыздыр. Аларда дөреслек бармы? Талантны үстерәме алар?

– Бәйгеләргә җиңү артыннан йөрмим. Ә дөреслекнең формуласы юк дип уйлыйм. Һәр жюри әгъзасы үзенчә хаклы. Җырчылар профессиональ спортчылар сыман бит: һәрвакыт формада булырга, шөгыльләнеп торырга тиеш. Минем өчен бәйгеләр – әнә шул спортны, спортчыны үстерү процессының аерылгысыз бер өлеше генә. Миңа һәрвакыт бәйгедә катнашучылар, жюри әгъзалары белән аралашу, үзем өчен яңа әсәрләр ачу кызыклы һәм кадерле иде. Әлбәттә, бәйгеләр чыныктыра да. Ләкин әти-әниләргә шундый киңәш бирәсем килә: бөтен бәйгедә дә катнашып булмый:  баланың көче чиксез түгел.

«Кайберәүләрнең телне белмәвен сизеп алам»

– Татар җыр сәнгатен дөнья аренасына куеп буламы, ничек уйлыйсыз? Европа белән таныш кеше буларак, безнең җырчылар, җырларга карата кызыксыну бар дип әйтә аласызмы?

– Чит илдә татар җырларыннан гына торган концерт оештыру әлегә мөмкин түгел. Әмма программага татар җырларын өстәсәң, алар барлык җырлар арасыннан, кыйммәтле асылташ сыман, бөтен игътибарны үзләренә җәлеп итәчәк. Алманиядә имтихан тотканда куйган концертымда дустым Эльмир Низамовның «Кара Пулат» операсыннан «Нәргизә» ариясен башкардым. Жюри әгъзалары өчен тәрҗемә итеп, билгеле. Әлеге концертта аларның иң ошаткан әсәре шул булды. Европа халкына татар җырлары бик ошый. Безнең композиторларбыз актив эшләсә, һичшиксез, дөньякүләм сәнгатьтә уңышка ирешәчәк.

– Европа дигәннән, Татарстанга кайтуыгызга үкенмисезме?

– Пандемия тудырган вазгыятьне исәпкә алмаганда, чит илгә ишекләр ачык бит. Телим икән, билет алып, башка җирдә дә чыгыш ясый алам. Мин кайттым, мин киттем, дип зурдан кубып сөйләнмим. Пандемиягә кадәр чит илләр белән бик тыгыз элемтәдә идем. Шушы хәлләр генә планнарга төзәтмәләр кертте. Мин, Казанда яшәп тә, анда чыгыш ясый алам, шөгыльләнергә дә мөмкинлегем бар. Бер авырлыгын да күрмим.

– Гомумән, татарча белмәүче, әмма татарча җырлаучылар бар. Бу күренешкә ничек карыйсыз? Безгә генә хас булган моңны отып алып, тамашачыга җиткерергә сәләтлеме икән алар?

– Татарча аңламаучы, әмма татарча әсәр башкаручыны мин башкача кабул итәм. Аларның телне белмәвен сизеп алам. Минемчә, моңны аңлау, аны җиткерү өчен татар телен белү генә дә җитмәскә мөмкин. Җырчы татар мәдәнияте, әдәбияты белән таныш булырга, чит ил классиклары белән беррәттән, Илһам абый, Әлфия апаларны тыңларга, аларның тәҗрибәсен куллана белергә тиеш. Шул очракта җырчының тавышы бөтенләй башка яктан ачыла, анда тирәнлек сизелә башлый. Иҗаты да халыкка яхшырак барып җитә.

Блиц-сораулар:

– Кайсы илгә сәяхәт кылыр идегез?

– Әле күрмәгән илләрем бик күп. Бәлки, Скандинавия илләренә барыр идем.

– Аеруча яратып башкара торган җырларыгыз?

– Барлык җырларымны да яратып башкарам, шуңа да аерып әйтә алмыйм.

– Җырчы булмасам, …

– … әнием сыман укытучы булыр идем.

– Моң кемдә: тыңлаучыдамы, җырлаучыдамы?

– Моң тыңлаучыда да, җырлаучыда да була ала. Моң  ул – күңел халәте.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*