tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаеш сабантуеның искиткеч мизгелләре

Лаеш сабантуеның искиткеч мизгелләре

 Казаннан 60 чакрымдагы Лаеш сабантуе башка милли бәйрәмнәрдән аерылып тора. Күпчелек руслар һәм өлешчә татарлар яшәгән бу район соңгы елларда зур үсеш кичерә. Монда заманча ширкәтләр эшли, инвестицияләр керә. Быел KazanSummit 2014 форумында катнашкан дипломатлар һәм эшкуарлар Лаеш сабантуен күреп хозурланды. Алар арасында Берләшкән гарәп әмирлекләрендә яшәүче милләттәшебезт Ислам Шангәрәев һәм аның хәләл җефете Зөлфия дә бар иде.
Ислам дәүләтләрнең тулы хокуклы илчеләрен монда Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып килде. Ул аларга үрнәк күрсәтеп сабан туе чүлмәген ватты. Чулман яры буендагы урманда үткән бу сабантуйда кабатланмас тамашалар, искиткеч күңелле мизгелләр күп булды. Мондый бәйрәмнәр халыкара дуслыкны ныгыта, татарларны  дөньяга таныта.
                                                           Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*