tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Рамил Шарапов: “Юморист кешенең “шрамы” булырга тиеш”
Рамил Шарапов: “Юморист кешенең “шрамы” булырга тиеш”

Рамил Шарапов: “Юморист кешенең “шрамы” булырга тиеш”

Буа дәүләт сатира театры, “Елмай” проекты, “Юмор-шоу”…  Бу эшчәнлекләрне берләштерүче, театр һәм юморны аерылгысыз итеп күрүче яшь артист Рамил Шарапов белән интервью.

– Рамил, үзең белән таныштырчы.

– Мин зур колаклы, куе кашлы Рамил Шарапов. Тууым белән Буа районының Адав-Толымбай авылыннан. Шаярып әйтергә яратам: Мин ничек дөньяга килдем? Мине кәбестәдән тапмаганнар, аист китермәгән. Бөтен авырлыклар әтигә төшкән. Әти минем плотник. Буратино ясаган кебек, мине ясаган. Буратиноның борынга бәргән, минем колакка бәргән. Туган вакытта мәчетләрдә азан яңгыраган кебек, тирә-юньдә шушындый шигырь яңгыраган:

Эх, сенсация, сенсация,
Яңалык бу дөньяда:
Зур колаклы, тоташ кашлы
Туган малай дөньяга.

…Аннан әкертен генә укый башладым.  9 сыйныфны тәмамлагач,  Казанга театр училищесына киттем. Буем кечкенә, колаклар зур… Әле  ярый җил каршы булмаган. Җил каршы булса, колакларым белән шунда кире очып кайтып китер идем. 4 ел театр училищесында укыдым. Кайчак “Син балалар бакчасыннан туры безгә килдеңме?” дип көләләр иде.

– Ни өчен театр юнәлешен сайладың?

– Минем ике юнәлеш бар иде: әллә дантист, әллә артист булырга. Теш табибларыннан курку сәбәпле артист булырга уйладым.

– Укырга кергәндә үк Буа театрына эшкә кайтырмын дип уйладыңмы?

– Мәктәптә укыганда ук Раил абый Садриев миңа бу юнәлештә этәргеч булып тора иде. Ул вакытта бер кеше дә яңа театр ачылыр дип күз алдына китерә алмый иде. Бар кеше “Театрның киләчеге юк, нәрсәгә яңа татар театры?”, дигәнрәк сүзләр әйтә иде. Бернигә карамастан 2005 елны Буада татар дәүләт драма һәм сатира театры ачыла! Әзме, күпме Раил Садриев үзенең үзсүзлелеге, төпле характеры белән моңа иреште.

Театр училищесын тәмамлагач, 2009 елны мин Буа сатира театрына эшли башладым.

Бүгенге көндә мин үземнең тормышымны театрсыз күз алдына китерә дә алмыйм.

– Рамил, сине тамашачылар “Татарстан-Яңа гасыр” каналының “Елмай” тапшыруы кысаларда еш күрә..

– Әйе, күпмедер популярлык миңа “Елмай” проекты аша килде. Раил Садриевның башына бу проект идеясе килеп, ул тормышка ашырылмаган булса, бәлки минем популярлык азрак та булыр иде.

– Театрда эшли башлаганда уйнаган беренче рольләреңне хәтерлисеңме?

– Театр булгач, монда төрле рольләрдә уйнарга туры килә. Дурак булып та уйныйсың, “зәңгәр” булып та, мәктәп укучысы, полиция хезмәткәре булып та… Беренче роль –  дурак роле иде. Ул вакытта без дублер белән уйный идек, бер-беребезне алыштырып. Кем яхшы уйный – шул Себергә гастрольләргә барырга тиеш иде. Мин яңа училищены укып бетереп кайткан, миңа бар да кызык булып тоела иде. Себергә гастрольләргә барырга шул кадәр теләк зур иде… Мин җанымны биреп тырышып уйнадым. Шулай итеп Себер якларын урап кайттык. Халык мине “Рамил Шарапов” дип түгел, “теге дурак” дип истә калдырган иде ул вакытта.

– Данир Сабиров белән аерым  юмор-шоу программасы тәкъдим иткән идегез. Бу Раил абыйның идеясе идеме?

– Әйе, бу Раил абыйның идеясе. Кызык бит инде сәхнәдә ике охшаш егет басып тора. Икесе дә кара кашлы… Безне еш Данир белән бутыйлар. Ләкин минем колаклар аныкына караганда зуррак.

– Рамил, кайбер чыгышларда сине пародия куючы ролендә дә күргән бар…

– Мин үземне пародияләр остасы дип санамыйм. Ниндидер мәзәкне сөйләгәндә дә  анда үзебезне татар кешесен (әйтик, җырчыларны) кыстырып сөйләргә була. Артистларны тыштан күреп, алар тормышында булмаган хәлләрне сөйләү, күрсәтү халык өчен кызыклы бит инде. Анекдотларны,пародияләрне белергә тырышам.

– Рамил, гастрольләргә бик күп йөрисез. Тамашачы төрле җирдә төрлечә кабул итәме?

– Мин алай аерып әйтә алмый. Тамашачы төрле җирдә төрлечә, әлбәттә. Башкортстанда бер тамашачы, Татарстанда башкача кабул итәләр. Кайбер җирләрдә тиз сөйли алабыз, кайбер җирләрдә акрынрак сөйләргә кирәк.

Тамашачыга килгәндә шуны әйтәсе килә, без бары тик тамашачы өчен генә эшлибез. Концерт беткәндә һәрвакыт шунды сүзләр әйтәм мин: “Иң беренче мин зур рәхмәтемне тамашачыларга белдерәсе килә, минем елмаю сезгә һәрвакыт дәва булып барсын, сезнең ихлас көлүегез миңа дога булып кайтсын. Сез булганда гына без куанабыз. Һәм һәрвакыт сезгә тугъры булып калабыз.”

– Буа театрының эчке тормышы ничек корылган? Эшләгәндә ниндидер тәлапләр, шартлар күзалдында тотыламы?

– Ниндидер катгый дициплиналарга килгәндә, шуны әйтә алам: без һәрвакыт сыйфатка эшлибез. Ул һәрвакыт шулай булырга тиештер инде.  Раил Садриев шуңа өйрәтеп бетерде. Сәхнәдә бер анекдотың атмый икән, ул минем өчен трагедия кебек. Димәк, мин аны уйната белмәгәнмен.

Минемчә, һәрбер анекдот кешене шаккатырырга тиеш. Мин шулай ияләшкән. Кайвакыт юмористларны тыңлыйсың, алар 10 минут сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкиннәр, ләкин бер көләр әйбер дә булмый. Син сәхнәгә чыккансың икән, син баштан ук халыкны үз кулыңа алып, ахырга кадәр тотып торырга тиешсең. Тамашачы синең белән ул.

Мин театрга килгәч, Раил Садриев мине пластилин буларак “бөкте”, “сыкты”. Образ эзләдек. Әлеге образым — берничә ел эзләп формалашып килгән образ. Киләчәктә тагын да халыкка якын, халык ярата торган юморист булуымны телим.

Мин зур рәхмәтлемен театрга, труппага, Раил абыйга.

Безнең театрда артистлар  бик дус, тату. Театрны — икенче гаилә дип әйтеп була. Бер-беребезгә ияләшеп беттек.

– Бер-берегезгә тәнкыйть сүзләре әйтеп торасызмы?

– Әйе. Ансыз булмыйдыр ул. Чөнки мактап тору да начар. Кемдер мактаган саен канатланырга мөмкин. Кемдер ялкаулана. Читтән карап торучы үз тәнкыйтен җиткергәндә, ул бит башка, объектив бәя бирә. Тәнкыйть еш була, ләкин ул дөрес тәнкыйть. Авыз салдырган чаклар да бар инде.

Арист кеше губка кебек булырга тиеш. Тәнкыйтьне сеңдерә, сеңдерә, һәм киләчәктә ул губканы сыгарлык булсын. Һәм бервакыт ул ниндидер яңалык, сенсация белән “атып” чыгарга тиеш!

– Ә син үзең шәхсән тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

– Мин әйбәт кабул итәм. Төрле тәнкыйть бар, йөрәккә кереп калганы да бар. Артист кеше бит ул нечкә күңелле кеше була ала. Мин кеше мактавына ышанмыйм, мин халыкның реакциясенә карыйм. Аның алкышкавына, күз карашларына, йөзләренә…

Уңышка ирешү кыенлыклар белән килә. Ләкин шуны белеп торырга кирәк: берни дә тикмәгә түгел, син киләчәккә юл салып барасың.

– “Утын пүләне” спектакленә килгәндә… Раил Садриевнең “бу спектакль махсус Рамил образына туры китереп эшләнелгән” дип әйткән иде.  Син бу роль белән канәгатьме?

– “Утын пүләне” Рәдиф Сәгъди әсәре буенча эшләнелде. Рольләрне өләшкәндә Раил абый шушы рольне тәкъдим итте.

Бу роль уңышлы чыкты. Минем үземә дә бик тә ошый. Бу роль – “юләр зәңгәр” образы. Халык яхшы кабул итә. Мин әле бу роль өстендә эшлим. Аннан ниндидер “конфетка” ясыйсы килә.

Шулай бер гастрольләрдә спектакльне куйгач, бер абзый “Ә бу букетны иң яхшы уйнаучы кызга бирәсе килә” диде. Кайсы кызга бирер икән, дип карап торсам, чәчәкләр бәйләмен миңа китереп бирде. Халык рәхәтләнеп көлгән иде.

Гомүмән, һәрбер образны мин үзем аша үткәрәм. Бу иң яраткан ролемнем берсе. Кайвакыт “Бу спектакльдән соң сиңа “зәңгәр”ләр бәйләнмәс микән?” дип көлүчеләр дә бар. Юк, бәйләнгәннәре юк әле!

– Халыкка кызыклы булсын өчен нинди темаларны кузгатырга кирәк?

– Тормыштан алынган темалар белән чыгыш ясарга кирәк. Тамашага килеп, халык  үзен күрә. Халыкчан темалар кирәк.

Чынлыкта темалар бик күп. Алар арасыннан кызыклысын сайлап, оригиналь номер әзерләргә кирәк.

Безнең Буа театрын билдән түбән дип сүгәләр. Халык шул үзе үзенең билдән түбәнлегеннән көлеп утыра инде. Мин бер дә билдән түбән эшлибез дип әйтмәс идем. Урыс эстрадасында билдән түбән генә түгел, шәрә чыгып басып сөйләсәләр да, халык кабул итеп утыра. Аларда комплекслар юк. Бездә ниндидер шлагбаум, рәшәткәләр куялар. Шуңа күрә юнәлешне тотып тору авыррак.

– Рамил, гастрольләрдә еш йөрисез. Тамада булып йөрергә вакытың каламы?

– Тамада булу – бу бер хобби кебек. Театр минем өчен беренче урында. Шалтыратып тамада булырга чакыралар, вакыт булмаган чаклар да була. Вакыт бушрак икән, мин бик теләп барам. “Кеше өйләндерә, өйләндерә, үзем өйләнми калам инде” дип көләм кайвакыт.

Һәрбер парны җылы кабул итәм. Аларның кавышуында мин дә бит әһәмиятле бер роль уйныйм бит. Парларның гомер бәйрәме кичәсе көнне кунакларның кәефләрен күтәреп кичәне алып барырга кирәк.  Кайбер парлар белән әле дә аралашып, язышып торабыз. Бик җаваплы карыйм тамада булуга.

– Синең янда этәргеч булып торучылар арасында кемнәр бар?

– Этәргеч дигәндә, әти-әни аңлап, минем өчен борчылып торалар. Әти-әниең кем дип еш сорыйлар. Бу сорау туйдыра башлады инде, аларга җавапка бер шигырь уйлап таптым:

Әнием минем Равия,
әтием минем Рафыйк,
Мине тудырмаган булсалар,
яшәп торырга нафиг?

Бик зур этәргеч булып минем йөргән кызым тора. Безнең һөнәрне аңлый торган кешене табу кыен. Артист халкының гомеренең күпмедер өлеше гастрольләрдә уза.  “Миңа мондый тормыш кирәкми, болай йөрергә теләмим” дип әйтүчеләр бар. Артистлар турында  имеш-мимешләр күп йөри. Алар “гулящий” дип әйтәләр. Нәрсәдән чыгып әйтәләр аны? Берничә артистны күрәләр, калганнары турында да шулай уйлый башлыйлар.

Йөргән кызымның эше дә сәхнә, костюмнар белән бәйле. Ул бик аңлый торган кеше. Кәефең булмаса, киңәшләр биреп юата белә торган кеше. Кайчак көнләшкәнен сизеп аласың… Көнләшү булырга тиеш. Чын мәхәббәт көнләшүчез булмыйдыр. Без беребезне кадерләп торабыз. Икебез дә яшь булуга карамастан, бер-беребезне аңлап, киләчәккә планнар төзибез.

– Эстрадага яңа җырчылар еш чыгып тора. Ә юмористлар каян табыла соң? Аның өчен бернинди махсус уку урыннары да юк.

– Аларны махсус эзләп йөреп булмый бит инде. Алар үзләре килеп чыгарга, үзләрен белдертергә тиеш. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Алар юк икән, димәк, миссия бездә – әлеге яшьләрдә. Безнең үзебезнең миссия бар. Димәк әле эстафетаны үзебез алып барырга тиешбез, кайчандыр аны башкалар кулына бирербез. Башта миссия олыларда булган Алмаз абый, Шамкай, Равил Шәрәфиев һ.б.

Юморист кешенең “шрам”ы булырга тиеш. Шрам нәрсә ул? Ул ирендәге харизмасы! Ул иң беренче чиратта тамашачы исендә калдыра торган артистның үзенчәлеге. Ул яңа стиль, яңа кием, яңа образ булырга мөмкин. Ә миндә, мәсәлән,  кашлар, зур колаклар бар!

– Нинди эшләр белән янып йөрисең, киләчәк турыда нинди уйларың?

– Гастрольләрдә йөрибез әле. Себер якларына чыгып китәргә әзерләнәбез.

Үзем җырчы түгел, шулай да  мин моңланырга яратам. “Кызлар елак була” дигән җыр яздырдым. Тагын бер җыр яздырырга исәп бар, ул “Тамашачыга сәламләү” дип атала.

Миңа нәрсә ошый — шуның белән шөгыльләнәм.  Бер генә яшибез.Теләкләрне тормышка ашырып калырга кирәк. Иң мөһиме -күңелең якты һәм киң булса халык та сине яратып кабул итәчәк.

Минем өчен беренче урында, әлбәттә, театр. Артист кеше хыялсыз булырга тиеш түгел ул. Аның хыяллары да чынга ашырылмый торган булырга тиеш. Хыялларыңны кешегә әйтсәң, ул сине “дурак” дип уйларлык булсын. Исән-сау булырга язсын. Гаилә бәхете насыйп булсын… “Сез — ялкаулар –  өйләнеп, кеше кызын бәхетсез итеп ятмагыз” дигән кебек, планнарда эшләргә һәм эшләргә. Юләрлек һәрвакыт җитә ул, ә акыл 40тан соң килә ди. Шуңа күрә бар нәрсәне уйлап эш итәргә кирәк! Дөньяда иң авыр әйбер – кеше булып калу. Шуңа кешелеклелекне югалтмаска кирәк. Бар нәрсәгә “Шөкер” итеп, киләчәккә өметләнеп яшәргә язсын.

– Рамил, мин дә сиңа бары бәхетләр, уңышлар, тамашачы мәхәббәте, карьера үсеше теләп калам!

Автор: Әлфия Бәдретдинова
Чыганак: “Татар заманы”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*