tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Римзил Вәли: Матбугат очсыз товар түгел, ә затлы дару
Римзил Вәли: Матбугат очсыз товар түгел, ә затлы дару

Римзил Вәли: Матбугат очсыз товар түгел, ә затлы дару

Журналистика даирәсеннән тыш киң җәмәгатьчелек эшчәнлеге белән дә актив рәвештә шөгыльләнүче Римзил әфәнде Вәлиев күптән түгел “ТАТМЕДИА” ширкәтендә хезмәт куя башлады.

Чынлыкта, әлеге юнәлешне аның өчен яңа тармак дип һич әйтеп булмый. Саллы мәкаләләре, киң аудиториядә чыгышлары белән Римзил әфәнде матбугат дөньясы эчендә кайнады. Инде “ТАТМЕДИА” генераль директоры киңәшчесе вазифасында үз алдына нинди максатлар куя, матбугат өлкәсендә революцион идеяләр тәкъдим итәме – шул хакта кызыксынырга булдык.

– Алланы көлдерәсең килсә, планнарыңны сөйлә, диләр акыллы кешеләр. Алдан фараз кылу, план кору хәзер бик кыен. Лаеклы ялга чыгып 5 ел үткәннән соң хәзерге чорда яшь һәм катлаулы оешмага килеп, яңа вазифага керешермен дип һич уйламаган идем. Өч ел элек “Азатлык” радиосының Казан бүлеге кыскартылачагын да алдан белмәдем. Хәзер АКШ мәгълүмат түрәләренең безне кыскартуына ихлас рәхмәтлемен. “Салкын сугыш” тәмамлангач чит ил радиосы татарларның туплануына, Татарстан һәм демократия юлына баскан Россия белән хезмәттәшлегенә ярдәм итте. Төрле ил журналистлары арасында мәнфәгатьләр каршылыгы булмады ул чакта.

Хәзер, ни кызганыч, вәзгыять үзгәрәк. Мәгълүматның сәяси корал буларак кулланылуы күренә башлады, халыкара аудиториядә дә, хәтта эчке сәясәттә дә. Дөньялар үзгәрә, ахыры ничек булыр… “Азатлык” радиосының Казан бюросы ябылгач, мин өйдән хәбәр бирергә теләмәдем. Авариягә эләгеп, ике ай дәвамында кабыргаларымны “ремонтладым”, аннары шәхси ижат белән шөгыльләндем, Болгар һәм татар тарихын җентекләп өйрәндем, Фаиз Камал белән видеофильм төшерүгә керештек, “Бизнес-онлайн” электрон газетасы тәкъдиме буенча һәр якшәмбедә үзем теләгән темаларга мәкаләләр яза башладым. Нәтижәләр ясау да, теманың борылышы да бары тик үземнең карамакта булды. Күбрәк татар мәнфәгате турында рус телендә язгач, язмаларыма игътибар сизелде. 90 атна дәвамында һәр якшәмбегә катлаулы язма әзерләү шактый күп көч таләп итте. Моңарчы беркайчан да хәзергедәй актив язмаганмындыр.

– 2014 ел сезнең түгәрәк дата елы булгангамы, хәрәкәт сизелде.  “Бәллүр каләм” дә алдыгыз, “Яңа гасыр” каналында тарих турында тапшырулар да алып бардыгыз, Р.Фәйзуллин белән тагын күлдә дә йөздегез, “Ике артист” проектында катнашып сәхнәдән дә җырладыгыз… Болар интернетта, матбугатта яктыртылды, шуннан беләбез. Инде хәзер яңа эшкә керешәсез. Сездә “икенче сулыш” ачылды дип әйтимме соң…

– Бер китап әзерләдем әле тагын. Икенчесен җыйнап утырам. “Дөнья” студиясендә берничә дистә видеотапшыру чыкты, конгрессның интернет сәхифәсен яңарттык. Ходай саулык бирсен! Һәр атнада 2-3 тапкыр бассейнда йөзәм. Хәрәкәт кенә яшәтә кешене. Хәзер ничек булыр, бераз борчылып та куям. Тик торып та әҗәлдән котыла алмыйсың бит, димәк, алга, дияргә генә кала.

– Яңа эшкә күчүегез ничек килеп чыкты?

– Ай ярым элек “Татмедиа” ширкәте генераль диреторы Фәрит Шаһиәхмәтовка кереп шундый сорау бирдем: “Матбугатка язылу бара, ә мин сизмим – тиражлар төшә бит. Әллә милли басмаларны киметү максаты куелдымы сезгә?” Фәрит Илдус улы бу сорауга шаккатып, минем фаразны көчле дәлилләр белән инкарь итте. Матбугатны саклау, үстерү өчен зур эшләр башкарыла, баш мөхәррирләргә һәм журналистларга югары таләпләр куела икән. Бу турыда “Бизнес-онлайн”да чыгарган мәкаләмне Россиянең матбугат тарату тармагы сайтында кабатлап бастырдылар.

“Татмедиа” агентлыгында һәм ширкәтендә  мәгълүмат чараларын үстерү буенча стратегик проектлар бар икән. Аларның төп эчтәлеге минем карашларга тәңгәл булып чыкты. Гендиректор киңәшчесе эшенә чакырганчы ук мин бу эшкә керешкәнмен  икән.

– Эшегез нинди гамәлләрдән башланды?

– Танышудан. “Татмедиа” ширкәте читтән карап бәяләгәндәге кебек гади түгел. Яшь, сәләтле белгечләр, татарча матур сөйләшүче кызлар һәм егетләр бар монда. Стратегик планнарны гамәлгә куярга ярдәм итәргә тиешмен дип аңладым. “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм ширкәтнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов матбугат, мәгълүмат чараларының эшен камилләштерүдә миңа да өмет баглыйлар икән, димәк, өлкән буынның да фикерләре актуаль, мөһим икәнлеген расларга кирәктер.

Хәзергә җитәкчеләр үзләре миңа бик әйбәт киңәшләр бирә. Ә мин  кайчан һәм ничек эш күрсәтермен – монысы Алла кулында. Иң мөһиме: матбугат, мәгълүмат милли үсештә, республиканың иминлегендә шифалы дару, җан һәм акыл азыгы булып хезмәт итсен иде. Шул ук вакытта ул базар шартларында барган көндәшлек, сату-алу мохитендә дә катнаша, кемдер өчен матбугат, радио, ТВ продукты да сатыла яки башка товарны сатарга ярдәм итә торгандыр. Бу хәтәр һәм четерекле заманда безнең буын да, милли  хәбәр-гыйлем тарату әсбаплары да арбадан төшеп кала алмый. Тиз генә аңлашыла торган һәм җиңел генә күтәреп бәрә торган нәрсә булса, мин 25 ел элек киткән мабугат йортына яңадан кайтмас идем. Шунысы хикмәтле һәм кызык аның. Милли яшәешнең, мәгълүмат системасының хәзерге шартларга күнегүе бик авыр баруын әйтәм. Бу четерекле гамәлгә яшьләр белән бергә өлкәннәрнең катнашуы, аларның тәҗрибәсе дә ярап куярга бик мөмкин.

– “Татмедиа” – зур оешма, бу вазифада турыдан-туры кайсы бүлекләр, редакцияләр белән эшлисез?

– Беренче чиратта, генераль директор, аның урынбасарлары, мәгълүмат чаралары департаменты, тагын бер киңәшче – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Intertat.ru электрон газетасы редакциясе белән даими элемтәдә торам. Моңа кадәр киңәшче булып эшләгән Ислам Әхмәтҗанов – депутат, министр, нәшрият директоры, көчле журналист буларак билгеле кеше. Аның эшен дәвам иттерү – минем өчен зур дәрәҗә. Бәлки Ислам дустым кебек абруй казану тиз генә булмас. Ихтимал, кайбер үзем белгән юнәлешләрне “казырмын”. Ләкин мәгълүмат системасын модернизацияләүдә төрле буын вәкилләренең зур көч салырга кирәклеген яхшы беләм. Без дөнья дәрәҗәсеннән, башка зур халыклардан калышмаска тиеш.

Ирек Җәүдәт улы фикеренчә, дәүләт матбагалары канәгать, тыныч кына утырсалар, алар әлеге позициядән чигенергә, артта калырга да мөмкин. Карагыз, дәүләт матбугаты, мәгълүмат чаралары милләткә терәк булып тора! Мәдәниятны, гыйлемне алар җиткерә халыкка. Алар үзләре милли хәрәкәт гамәле! Шуңа күрә бирегә килергә ризалаштым да инде.

– Бүген сезнең өчен иң кайнар тема нинди?

– Матбугатка язылу. Эчендә җаны булган һәр татар гаиләсе 2-3 журнал һәм газета яздырмаса, татарча радио-телевидение каналлары кабызмаса, безне манкортлык, наданлык давылы басып китәчәк. Китаплар белән дә шул ук хәл. Күпме байлыгыбыз бар мәгълүмат кырында! Һәр милли басмага дәүләт ярдәме кергән. Ике дистә журнал (алар татарча яки ике телдә чыга), йөзгә якын газета… Әле күпме интернет сәхифәсе бар, телерадиокомпанияләр эшләп тора. Мәгълүмат кырында  бүген җитди үзгәрешләр бара. Бу сүзләрнең мәгънәсен башка вакытта аңлатырмын. Иншалла, Intertat.ru гәзитендә татарча, «Бизнес-онлайн» электрон басмасында  русча язгалармын дип торам.

Тагын инкыйлаб чорына эләктем бит, туганнар! 90 нчы елларда агитаторлар басмасын, “Идел” журналын чыгарганда да инкыйлаб чоры иде. Хәзер барысы да башкача, әмма барыбер ислах, үзгәреш, яңа шартлардагы матбугат, интернет чоры. Иң мөһиме – халыкта гражданлык һәм милли аң уяту, яшьләрне өйрәтү. Бүгенге форсатларны кулланмасак, кемгә үпкәләргә кала?
Бер кызык әйбер әйтимме? Күптән түгел Intertat.ru  һәм “Атна вакыйгалары” чыгарылышында махсус болай дипязган идем:

“….өендә татар китабы, газета-журналы булмаган милләттәшләргә мин шикләнебрәк карыйм, ничектер мәеткә караган кебегрәк”. Чыннан да, милли басмасыз йортка  рухи җиназа кергән кебек тоела миңа. Шушы ачы сүзне укып, миңа  рәнҗегән милләттәшләр булырмы икән дип көткән идем. Хет судка бирсеннәр әйдә, үз карашларын исбатласыннар, әйтсеннәр әйдә – нигә милли матбугатны укымыйлар, тапшыру карамыйлар, тыңламыйлар кайбер кардәшләребез? Хәзергә шактый танышларым, дөрес язгансың, дип әйттеләр. Ләкин судка тартырга,  минем бу бәхәсле гыйбарәне инкарь итәргә ашыгучы күренми. Кызганыч!

– Хәзер кәгазь басмалар яки телевизор хәбәрләре урынына интернет караучылар артып бара…

– Бирсен Ходай! Интернет басмалар, социаль челтәрләр дә милли үсешкә ярдәм итә ала. Элек татар басмалары 300-500 мең, хәтта милллионга якын тираж белән чыга иде. Ерак төбәкләрдә газетаның, бигрәк тә журналның Казаннан килеп җиткәнен көтеп торасы юк, компьютерыңны ач та кара. Китапханә дә бар анда, проза, шигърият – укы әйдә. Ләкин, радио, телевизор, лазер тәлинкәсе бар дип, театрга, концертка йөрүне ташламыйбыз бит. Андагы тамашадан, аралашудан ял итеп, хәл җыеп кайтабыз. Һәр билет бәясе бер газета яки журнал әбүнәсе кадәр булса да. Елына берничә тапкыр әле, кимендә ай саен. Кайберәүләр төнге клубка, дискотекага бара. Кем әйтмешли, “на здоровье”, барыгыз, җаныгыз теләсә! Ләкин 2-3 татар журналы яки газетасы ярты ел буе өегезгә кунак булып атна саен, ай саен килә, аны бөтен гаилә укый, күршеләр, туганнар карый. Кайчак кызыклы, мәгънәле әсәрләрне кабат-кабат алып укыйсың. Шундый матур, шундый рәхәт, кайвакыт яхшы саннар искергәч тә чыгарып ташларга кызганыч. Кәгазь басма авыл каймагы, әниең бәйләнгән оекбаш кебек, талдан үрелгән кәрзин, каз оясы сыман. Ничек аны җитез килүчән һәм тиз багланучан виртуаль язма белән чагыштырасың?  Баланы матбугат белән дә, аудио-видео язма белән дә милләтеңә күнектермәсәң, глобаль челтәр аның телен генә түгел, җанын һәм акылын үзгәртәчәк.
Әйе, татар яшьләре интернетка керә, социаль челтәрләрдә утыра. Ләкин татар телендәге сәхифәләрне укучылар, татарча язышучылар күп түгел. Гомумән, интернетта даими утыручыларның саны татар  басмаларын даими укучылар санынан кимрәк. Шундый хакыйкать.

Мин үзем сентябрь аенда ук 5100 сумлык матбугатка язылган идем. Пенсиямнең өчтән бер өлеше бу. Карыйм, “Безнең мирас” журналын онытып калдырганмын. Декабрьдә аңа да язылачакмын. Эштә басмалар күп булса да, үзеңнекенә ни җитә, туганнар-дуслар бар тагын.

– Акча җитми диячәкләр күпләр…

–  Әйе, басмалар кыйммәтләнде. Өстәмә түләү почтага китә, анысы аяныч. Шуңа карап милли матбугатны үтертикмени? Зур милләтләр моңа карап кына матбугатсыз калмас, ә безнең өчен инкыйраз, милли фаҗига булачак бу. Әйе, акча хәзер кайда да җитми. Ләкин мин базарларга, супермаркетларга, концертларга баргач халык ташкынын күрәм: матур киенгәннәр, машиналар ялтырый, куяр урын җитми, күпләр, хәтта “гади” кешеләр балаларын түләп укыта, чит илгә ялга йөри. Юри генә сорап карагыз әле, кем бер мең сум түләп милли басмага язылган? Һәм ашау-эчүгә, кәеф-сафага күпме акча туздырган? Мин берничә танышым белән шундый социологик сораштыру үткәрдем. Нәтиҗә көтелмәгәнчәрәк. Шаккаттым. Үзебез томалыйбызмы  күз-колакны! Ярты еллык бюджетның күп өлеше җан һәм акыл даруына түгел, чүп-чарга китә икән. Кайберәүләр эчүгә, наркотик агуга  соңгы тиенен тота. Соңга калмыйбызмы? Шуны уйлап утырам. Без әле кая барабыз? Бу хәлдән ничек чыгарга, рухи һәм интеллект кыйммәтләрне ничек сакларга кирәклеге турында киңәшербез, иншалла. Шул ук матбугатта, интернетта…

Әңгәмәдәш – Илназ Фазуллин

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*