tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Гади авыл агае Роберт Шәймәрдановның интернетка элгән шигырьләре йөзләгән лайк җыя
Гади авыл агае Роберт Шәймәрдановның интернетка элгән шигырьләре йөзләгән лайк җыя

Гади авыл агае Роберт Шәймәрдановның интернетка элгән шигырьләре йөзләгән лайк җыя

Ул танылган шагыйрь дә, язучы да түгел үзе. Иҗатка гашыйк гади бер авыл агае. Аның “Вконтакте”га элгән шигырьләре көненә йөзләгән лайк җыя. Кем ул Роберт Шәймәрданов? Якыннанрак танышырга булдык.

– Роберт абый, шигырьләрегез бер сулышта укыла торган. Кем илһамландыра сезне?

– Илһамга килгәндә, мин табигатькә гашыйк кеше. Ялтырап кояш чыкса,  кояш белән бергә янам, ак кар бөртекләре җиргә төшкәнгә сабыйларча куанам. Балачакның югалмас мизгелләре, яшьлекнең кабатланмас көннәре, хәзерге тормыш шатлыгы, кайгылы чаклары шигъри юллар булып дәфтәргә агылалар.

– Нәрсә борчый сезне?

– Халкыбызның милли, мәдәни хәле борчый. Алдап, күз буяп кылган “изгелекләр”не күккә чөю нык тетрәндерә. Акчага корылган заманда “Шигырь язып акча керми, тормыш алып барып булмый”, “Күпме акча бирәләр синең бу шигырьләрең өчен”, дип әйткән, сораган кешеләрне аңламыйм. Мәдәниятне, шигъриятне аңламау мине борчый. Җан ризыгын кабул итеп, сәнәгатьне аңламагач, санламагач безгә хайван булып, корсакны төеп абзарга кереп ятарга гына кала.

– Сезнең иҗатка битараф калучылар да бар, димәк?

– Якыннарымның кайберләре иҗатымны өнәп бетерми шул.

– Иҗатыгызда күңел борчуы, ялгызлык ачык сизелә. Хатыныгыз бармы сезнең?

– Бу сорауны төшереп калдырып кына булмыймы соң? Өйләнгән дисәм нәрсәсе кызык, өйләнмәгән дисәм ни була?

– Шигырьләрегездә җавапсыз мәхәббәт исе сизелә. Беләсем килә…

– Гаилә богаулары белән бәйләнгән кырыкны уздым. Мин бит хатын-кыз күзлегеннән дә шигырьләр язам. Алайса мин хатын-кызмы? Мин урмандагы үскән агач та була алам, җилләр булып исәм. Йөрәктәге кытыршылык, әйткәнемчә, якыннарымның иҗатымны өнәп бетермәүләрендә. Битараф булсалар да, мин бик бәхетле кеше. Шигырьләрем халыкка кызык, яратып укыйлар. Күп кеше рухи азык, җанына дәва ала. Миңа шул җитә, башкасы кирәкми.

Чыганак: Матбугат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*