tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Батырлык дәресе узды
Азнакайда Батырлык дәресе узды

Азнакайда Батырлык дәресе узды

Лениград шәһәрен фашист камалышыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан тарих укытучысы Розалия Кашапова мәктәбебездә Батырлык дәресе уздырды.

9 нчы сыйныф укучылары Регина Әхмәтшина “Блокадалы Ленинград” темасына презентация ясады. Сөмбел Шәйдуллина һәм Луиза Кирина күңелләрне тетрәндерерлек шигырьләр сөйләде.

Сугыш турында документаль фильм ул чорларның дәһшәтен һәм фаҗигасен ачып салды.

– Мондый дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә,- ди Лениград блокадасына багышланган бию башкарган Айгөл Динмөхәммәтова, Алия Мөгыйнова, Ләйсән Шөгаепова.

Алиса Шәкүрова, Азнакайның 9 нчы мәктәп директоры
aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*