tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без –көчле, бердәм халык
Без –көчле, бердәм халык

Без –көчле, бердәм халык

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә төрле милләт вәкилләре үз мәдәниятләренең үзенчәлеген, матурлыгын күрсәткән концерт үтте.

Тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. РФнең Гимнын тамашачылар бергәләп башкарганнан соң, алып баручылар Айгөл Гәрәева, Диана Даутова бәйрәмнең тарихын рус һәм татар телендә сөйләделәр. Тирән рухи мәгънәгә ия булган, илебез тарихын хөрмәт итәргә чакырган концертны “Нур ” татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар  һәм җитәкчеләре Зөһрә Тимиргалиева “Илкәем” җыр белән башладылар. Рус, татар, әзербайҗан, крым татарлары телләрдә җырларны тамашачылар җылы каршы алды. Баян моңы, рус, татар, үзбәк, лезгин биюләре бәйрәм концертын бизәде. Концертта катнашучылар да, тамашачылар да төрле милләт вәкилләре иде.

Җәмилә Әбсәләмова: “Себер татар мәдәният үзәгендә мин икенче мәртәбә. Халыкара бердәмлеге көненә багышланган концерт күңелемә бик ошады. Себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова башкаруында җыр, балаларның чыгышлары  күңелебезгә бәлзәм булды. Концертның эчтәлеге дә дөрес төзелгән. Күңелләрдә Ватанга карата чиксез мәхәббәт уятты, илебезгә карата нинди генә сынаулар килсә дә, без бердәмлектә җиңеп чыга алачагыбызга ышаныч уятты. Бу турыда алып баручылар дөрес сөйләделәр. Оештыручыларга, үзәк директры Гөлсинә Ташкеевага, артистларга рәхмәтләр әйтер идем. Һәммәсенә иҗат уңышлары телим”.

Тамашачылар арасында 93 яшендәге Пәхернизә әби Гилдеева да бар иде. Ул дөньяга тынычлык теләде, мондый матур чарага олылап чакырулары өчен рәхмәтләрен, теләкләрен юллады.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт тирән рухи мәгънәгә ия булган чара икәнен күрсәтте, илебез тарихын хөрмәт итәргә чакырды.

Ноябрь аенда узган соңгы мәдәни чараларның, концертларның дәрәҗәсе  үсә барганын, зур оешканлык белән үткәрелүен күреп шатланды тубыллылар.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*