tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без Тукайлы халык” проектында Камал театры артистлары катнашты
“Без Тукайлы халык” проектында Камал театры артистлары катнашты

“Без Тукайлы халык” проектында Камал театры артистлары катнашты

26 майда Бөтендөнья татар конгрессының “Без Тукайлы халык” проекты кысаларында Арча якларына: Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка һәм Кырлайдагы Тукай музеена иҗади сәяхәт оештырылды.

Бу юлы Тукай шигырьләрен Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының танылган артистлары укыды: Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗан, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эмиль Талипов, артисткалар Ләйсән Фәйзуллина һәм Алинә Мөдәрисова.

Кушлавыч авылында Казан кунакларын биредәге “Тукаевлар гаиләсе музей-йорты” хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары директорлары Илгиз Гайнуллин белән бергәләп каршы алдылар. Артистлар һәм татар конгрессы хезмәткәрләре музей, авыл буйлап тарихи урыннарны карап, барлап чыктылар, авыл зиратында Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф мулла кабере янында Айдар Хафиз изге Корьән сүрәләрен яңгыратты, һәркем аңа кушылып дога кылды.

Әлбәттә, бу һәр татар өчен кадерле авылда “Без Тукайлы халык” проекты кысаларында шигырьләр укылды.

Соңыннан иҗади төркем Кырлайга юл алды. Биредә кунакларны Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык кебек Тукай геройлары каршы алды. Музей территориясе буенча мавыктыргыч һәм күңелле сәяхәт булды. Тукай музеенда да һәм Сәгъди абзый йорты утарында да тәэсирләнеп, янәдән бөек шагыйребезнең шигырьләре яңгырады. Сәгъди абзый күмелгән зиратка истәлекле таш куелган икән – аңа да иҗади төркем хөрмәтен белдереп китте.

Бу сәяхәттә Арча хакимияте хезмәткәрләре озатып йөрделәр, оештыру эшләре искиткеч югары булды, Район җитәкчесе Илшат әфәнде Нуриевка, һәм Сабан туена кызу әзерлек вакытында ярдәмгә үзе килеп җиткән мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхитдиновка, Камал театры җитәкчелегенә Бөтендөнья татар конгрессы зур рәхмәтләрен белдерә!

***

Бөтендөнья татар конгрессының “Без Тукайлы халык” проектында төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган милләттәшләребез катнаша. Алар Тукай шигырьләрен укыйлар. Әлеге видеороликлар татар конгрессы сайтында урнаштырыла һәм алга таба бер СД га тупланып дөнья күрәчәк дигән планнар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*