tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борбашта мөселман балалары сабантуе узды
Борбашта мөселман балалары сабантуе узды

Борбашта мөселман балалары сабантуе узды

Якшәмбе көн 30 нчы июньдә Татарстандагы Балтач районының Борбаш авылында алтынчы тапкыр мөселман балалары сабантуе узды. Оештыручылар билгеләвенчә, Сабантуйда катнашучыларның саны һәм географиясе елдан–ел киңәя бара, бу елда кунаклар арасында Балтач, Арча, Мамадыш, Кукмара районнары белән бергә күрше Киров өлкәсеннән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны күрергә мөмкин иде. Мондый сабантуйларны үткәрүне башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, мондый чаралар балалар арасында ислам кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора. Сабантуй дәвамында сәхнәдән Коръән аятләре һәм мөнәҗәтләр яңгырады, шулай ук теләгән һәр бала сәхнәдән белгән аятләрен укый алды, ә инде намаз вакыты җитү белән бар мәйдан имам артына басып намаз укыды.

Гадәти Сабантуйларда булган бар уеннар да әлеге мәйданда оештырылган иде, шулай ук “ат чабышы”, ягъни балаларны күтәреп йөгерү, “машина узышы” әти кешеләрнең уенчык машиналар белән ярышуы, имам һәм абыстайларның су ташуы, чүлмәк ватуы да булу бәйрәмгә матурлык һәм җылылык өстәде. Кунаклар сүзләренчә, бу Сабантуйда бер булган кеше киләсе елларда монда инде даими катнашучыга әйләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*