tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татар конгрессы бинасында БТК БК рәисе Ринат Закиров Кытай халык республикасының Синьцзян уйгур автоном районындагы Өремче, Чәүчәк шәһәрләрендә яшәүче татарлар белән очрашты.

Милләттәшләребез Татарстанга ата-бабаларының туган яклары белән танышу өчен берничә көнлек сәфәр белән килгән. Алар Татарстанның Кукмара районындагы Олыяз һәм Апас районындагы Урта Балтай авылларына барып, нәсел җепләре белән танышканнар.

Шулай ук милләттәшләребез Башкортостанның Төмәнәк авылының 320 еллыгы бәйрәмендә дә катнашкан. Монда аларны шушы авылда туып-үскән танылган композитор Фәнир Галимов чакырган. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, Фәнир әфәнде узган ел Кытайга Сабантуйга баргач, милләттәшләребезне кунакка чакырган.

Очрашуда конгресс җитәкчесе милләттәшләребезне сәламләп, оешманың күп кырлы эшчәнлеге белән кыскача таныштырды, кунакларның сорауларына җавап биреп, теләк-тәкъдимнәрен тыңлады.

Кытайда яшәүче милләттәшләребезне Татарстанга күчеп кайту мәсьәләсе, аның нечкәлекләре дә кызыксында икән.

Ринат Закиров, аларның бу соравына җавап биреп, һәр мәсьәләдә дә Татар конгрессына таянырга булдырасыз, дип белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*