tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәндәр Арчага 1 миллион алып кайтып китте
Әлмәндәр Арчага 1 миллион алып кайтып китте

Әлмәндәр Арчага 1 миллион алып кайтып китте

2 декабрьдә Камал театры бинасында халык театрларының “Идел йорт” фестиваленең йомгаклау -җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шаулап узды.

Җиңүчеләр исемлеге алдан ук билгеле булса да, һәр бүләкләнүче ихластан шатланды. Үзешчән артистларны һәм режиссерларны ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Аюпова,  Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров, жюри рәисе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров, Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова тәбрикләделәр. Кичәгә Туфан Миңнуллин гаиләсе дә махсус чакырылган иде, билгеле булганча быелгы фестиваль танылган драматургка багышланган иде.

Өченче урын алучылар – 17 меңлек, икенче урын алучылар – 37 меңлек, беренче урын алучы – 100 меңлек сертификатларга ия булдылар. Гран-при яулаган Арча мәдәният йортының халык театры 1 миллион сумлык сертификат алды. Алдан билгеле булган җиңүчеләрдән тыш халык театрлары белән күп еллар фидакарь хезмәте өчен фестивальнең координаторы Камил Саттаров диплом белән бүләкләнде. “Сәхнә” журналы да үзенең бүләген тапшырды. Туфан Миңнуллин гаиләсе биргән һәм редакция туплаган театр сәнгатенә кагылышлы китаплар җыелмасы Мамадыш район мәдәният йорты каршындагы халык театры җитәкчесе Марат Баязитовка тапшырылды.

Быелгы җиңүчеләр кичәне үзләренә җиңү алып килгән “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле күрсәтеп тәмамладылар.

Шамил Абдюшев фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*