tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар
Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар

Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар

23–24 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга муниципаль районының Әрәкәй авылында “Милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр” исемендәге III төбәкара конференция булып узды.

Чара авылда урнашкан милли мәдәни комплекста үткәрелде, бу бина районда урнашкан 6 татар авылы халкы өчен чын мәгънәсендә мәдәни генә түгел, ә мәгрифәти дә бер учак вазыйфасын башкара. Ул 2012 елда ачылган. Ике катлы бинада спортзал, 300 урынлык тамаша залы, бик бай китапханә урнашкан. Комплексның директоры чын татар рухлы милләттәшебез Салават Гобәев билгеләвенчә, үзәкнең төп максаты булып милли рухыбызны саклау һәм үстерү тора. Шулай ук комплекста бу елда үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп утәчәк, данлыклы “Сардария” ансамбле эшләп килә.

Конференциянең төп оештыручылары булып Свердловск өлкәсенең мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге торды. Чарада Свердловск өлкәсе белән бергә Курган, Пермь, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Пермь краеннан 100 дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Шулай ук Татарстаннан да республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы, Укытучыларның белемен күтәрү институты, Чаллы шәһәреннән мәктәп директорлары һәм татар теле укытучылары килгән иде. Пленар утырыш белән бергә җыенда практик өлешкә дә зур әһәмият бирелде, чара кунаклары күрше Уфа–Шөгер, Акбаш авылларындагы мәктәпләрдә ачык дәресләр карадылар икенче көнне исә Чаллыдан килгән укытучылар һәм Укытучыларның белемен күтәрү институты фәнни хезмәткәрләре мастер-класслар үткәрделәр. Шулай ук Түбән Сырга районына кергән 6 татар мәктәбе белән Чаллы шәһәренең 6 мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды.

Конференциядә барчабызны борчыган татар телен укытуның кыскартыла баруы мәсьәләсе кискен рәвештә ассызыкланды, әйтик, бүгенге көндә Свердловск белән күрше өлкәләрдән Пермь краенда татар мәктәбе яки татар теле һәм әдәбияты фән булып укытылган 73 мәктәптә 3951 бала, Курган өлкәсендә 7 мәктәптә 222, Оренбург өлкәсендә 57 мәктәптә 3702, Чиләбе өлкәсендә 8 мәктәптә 313 бала белем ала һәм соңгы елларда мәктәпләр һәм балалар саны 20–25% кимегән. Шуның белән бергә Свердловск өлкәсендә бу сан соңгы 3 елда 15 мәктәптән 20 мәктәпкә җиткән. Бу сан ата–аналар татар телендә белем бирүгә каршы, җирле җитәкчеләр аяк чала дигән стереотипларга урын калдырмый. Әгәр татар оешмалары вәкилләре (Свердловск мисалында караганда Татарстан вәкиллеге һәм аның җитәкчесе Ринат Садриев) урында эшне дөрес итеп оештыра беләләр икән, татар мәктәпләрен саклап калып була, дип белдерде конференция эшендә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*