tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербәйҗан татарлары “Карга боткасы” пешерделәр
Әзербәйҗан татарлары “Карга боткасы” пешерделәр

Әзербәйҗан татарлары “Карга боткасы” пешерделәр

17 майда Губа районында «Асма керпю» ял зонасында “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте “Карга боткасы” бәйрәме оештырды.

“Туган тел” рәисе Гөлҗан Мясоутова алга таба бәйрәмне гомумтөрки итеп уздырырга исәпләре барлыгын белдерде.

Бәйрәм концерт чыгышлары белән үрелеп барды. Ботка пешкәнче балалар төрле ярышлар һәм конкурсларда катнаштылар. Соңыннан күмәкләшеп тәмле ботка белән сыйландылар. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм искиткеч күңелле үткән, Сабантуйдан да ким булмаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*