tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрганадагы татар җәмгыяте тормышыннан
Фәрганадагы татар җәмгыяте тормышыннан

Фәрганадагы татар җәмгыяте тормышыннан

Яңа ел бәйрәмнәре үтеп бераз тынычлангач, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына дөнья буйлап сибелгән татар оешмаларының 2013 ел нәтиҗәләрен барлаган исәп-хисаплары килә башлады. Үзбәкстандагы Фәргана өлкә татар мәдәнияте үзәге рәисе Равил Тугушев җибәргән язманы без дә актарып чыктык.

Февраль аенда узбәк драма һәм музыкаль комедия театрында “Каз өмәсе” спектакле үткән. Бу тамашада җыр-бию теле белән татар халык әкиятләре, гореф-гадәтләре турында сөйләнгән.

Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләүче иҗади коллективлар даими рәвештә олы яшьтәге кешеләр өчен оештырылган “Саховат” интернатында концерт оештырып күрсәтәләр.

Июнь аенда, әлбәттә инде, Сабантуй.

Милләттәшләребез ел дәвамында бергәләп җыелып очрашалар, төрле чаралар үткәрәләр икән.

Ел тутырып килгәндә, Фәргананың татар мәдәнияте үзәге “Гомер битләрен актарып” («Листая страницы жизни») дип исемләнгән шигъри-музыкаль концерт программасын үткәргәннәр. Шушы чарадан фотоларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Фото tugushev.uz

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*