tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Брнода татар рәссамының күргәзмәсе ачылды
Брнода татар рәссамының күргәзмәсе ачылды

Брнода татар рәссамының күргәзмәсе ачылды

Бүген, 6 апрель көнне Брно шәһәрендә Чехиядә яшәп иҗат итүче Розалия Әбделгалееваның шәхси күргәзмәсе ачылды.  Ул Брно шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан оештырылды. Бәйрәмне Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР дәүләт фольклор ансамбле  башлап җибәрде. Чарада Брно шәһәре хакимиятеннән Джири Немес, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми вәкилләр катнашты һәм тантанага җыелган кунакларны сәламләде. Алар рәссам Розалия Әбделгалеевага унышлар теләде.  Розалия тамаша залына җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук, күргәзмәне оештыруга ярдәмнәре Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәтләрен әйтте. Күргәзмә ачылышында “Европа татарлары альянсы”ның киңәйтелгән утырышына килгән делегатлар да катнашты.

Розалия Әбделгалеева – профессиональ рәссам. Ул Казан сәнгать училещесын тәмамлаган. Бүген Прагада яши.

Рәссам төрле жанрда иҗат итә. Характерлы портретлар, төсләр белән чуарылган, яктылык белән сугарылган пейзаж, натюрмортлар, китап иллюстацияләре Розалия Әбделгалееваның иҗат байлыгы. Аның күргәзмәләре Германиядә, Россиядә, Чехиядә узган.

Брно шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан оештырылган күргәзмәдә рәссамның төрле техникада язылган иҗат җимешләре  урын алган.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*