tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Башкортстанның татар язучылары сәхнә тотты
Казанда Башкортстанның татар язучылары сәхнә тотты

Казанда Башкортстанның татар язучылары сәхнә тотты

Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе узды.

Матур бер гадәткә әверелгән гүзәл бәйрәмне 88 яшьлек татар шагыйре Марат Кәримов башлап җибәрде. Башкортстанның халык шагыйре тамашачыларга үзенең лирик, сатирик шигырьләрен укыды. Чарада шигърият белән җыр бергә үрелеп барды.

Әдәбият һәм сәнгать сөючеләр алдында шагыйрьләр Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Марат Кәримов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова, Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова үз шигырьләрен укыдылар; җырчылар «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган әсәрләрен яңгыраттылар. Бәйрәмне Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова алып барды. Әдәби-музыкаль кичәне йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров килгән язучыларга конгрессның рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чарага килә алмаган әдәбият сөючеләрнең бәхетенә әлеге бәйрәмне “Татар-информ” онлайн күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, 21-22 март көннәрендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары Казанда иделәр. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов җитәкчелегендәге әлеге делегация  21 мартта Татарстанның “Мәдәни җомга” газетасы һәм “Казан утлары” журналы редакцияләре хезмәткәрләре белән очраштылар. Бүген көндез “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруында, “Болгар” радиосы эфирында катнаштылар. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясе тарафыннан Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән махсус әңгәмәләр дә төшерелде.

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*