tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда “Сыналганннар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе узды
Урмайда “Сыналганннар сынатмый”  китабының тәкъдир итү кичәсе узды

Урмайда “Сыналганннар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсе узды

25 февраль көнне Чувашия Республикасының Урмай авылында Бөтендөнья татар конгрессының  идарә җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Гөлназ Шәйхинең “Сыналганннар сынатмый” исемле китабын укучыларга тәкъдир итү кичәсе булып узды. Урмай авылы тамашачыларыннан тыш әлеге гүзәл чарада Чувашия Республикасының Шыгырдан, Озын Куак, Татар Согыты авыллары халкы, шулай ук китап битләрендә урын алган әңгәмәдәшләр катнаштылар. Тәкъдир итү кичәсенә җыелган тамашачылар алдында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов һәм Татарстанның атказанган артисты Резеда Шәрәфиева  җырладылар. “Мишәр” ансамбле бәйрәмнең бизәге булды. Кичәне Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе оештырды.

Әлеге гүзәл бәйрәмнән сезгә фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*