tatruen
Баш бит / Слайдер / Йөзү марафончылары атаклы Каравыл тавына күтәрелгәннән соң, Карабаш күлендә көч сынаштылар
Йөзү марафончылары атаклы Каравыл тавына күтәрелгәннән соң, Карабаш күлендә көч сынаштылар

Йөзү марафончылары атаклы Каравыл тавына күтәрелгәннән соң, Карабаш күлендә көч сынаштылар

Бу традицияне Казан милли зыялылары һәр ел түземсезлек белән көтеп ала. Узган җәйдә атаклы “Фәйзуллин йөзүләре” Арча районында, аннан элекке елларда Яшел Үзән районында оештырылса, быел марафон йөзүчеләр Казаннан 300 чакрымга  ике көнлек сәфәргә чыкты. Гадәттә бу йола программасына сәләмәт тән, рухи ныклык һәм иҗади булдыклылык, милли бердәмлек сынала торган чаралар кертелә. Быелгы “Фәйзуллин йөзүләре” Казаннан еракка колач җәеп, Бөгелмә,Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама районнары вәкилләре катнашлыгында үтте. Казаннан һәм Мәскәүдә килгән кунаклар спорт һәм мәдәният бәйрәменең югары дәрәҗәсенә лаеклы иде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге иҗатчылар командасы башта Әлмәт районының Салкын Алан авылы мәчетендә җомга намазында һәм бу төбәктә туып үскән якташлар очрашуында булдылар. Язучылар Равил Фәйзуллин, Данил Салихов, Зиннур Мансуров, Шәмсия Җиһангирова, Газинур Моратов, Марат Кәбиров белән бергә җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, бертуган академиклар Индус һәм Энгель Таһировлар, Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясенең баш  мөхәррире журналист Римзил Вәлиев, математика галиме Булат Хәсәнов, хәзер Әлмәттә яшәүче имам хатип Илдус Маликов, Казан һәм Түбән Кама аксакаллар шураларының  җитәкчеләре һәм шәрәфле әгъзалары катнашлыгында үткән бу очрашу истә калырлык иде… Шунда ук шагыйрь һәм җырчы, юмор-сатира остасы Алмаз Хәмзин, бу авылдан Әлмәт шәһәр советына депутат булып сайланган журналист Гөлгенә Кәримова һәм башка билгеле шәхесләр  заманның актуаль мәсьәләләренә үз карашларын белдерделәр. Очрашуда Салкын Алан авылының үткәне һәм мондый милли бишек булырлык авылларның киләчәге турында җитди фикер алышу булды. Авылдашлар атаклы якташларын искә алдылар.

 

Шул ук көнне “йөзүчеләр” командасы Бөгелмә районының Карабаш эшчеләр бистәсе каршындагы Каравыл тавына күтәрелделәр. Диңгез өстеннән 292 метрга югарыда үткән бу мәдәни очрашу да кызыклы оештырылган иде.

Кунаклар Карабаштагы гыйбрәте урын – бөек тарихчы һәм милләтпәрвәр Һади Атласыйга багышлап  оештырылган музей-китапханә һәм Сибгать Хаким шигыренә язылган җырда гомуммилли  популярлык казанган “Фазыл чишмәсе” белән таныштылар. Бу чишмәне һәм  халык музей-китапханәсен аякка бастырган җәмәгать эшлеклесе Фазыл Вәлиәхмәтов Казаннан килгән билгеле милләтпәрвәрләргә Һади Атласи исемендәге шәрәфле тамга һәм шәһәдәтнәмә тапшырды.  Шул ук көнне кунаклар Фәрит Нәбиуллинның татар атлары үрчетү җәйләвендә бу уникаль гамәл белән дә таныштылар. Шунда ук 64 яшьлек Фазыл Вәлиәхмәтов параплан белән таудан сикереп, күктә оча белүен күрсәтте.

Шимбә көнне “Карабаш диңгезе” ярында бу бәйгедә катнашучыларны  Бөгелмә районы һәм шәһәре башлыгы Ленар Закиров исеменнән Карабаш җирлеге җитәкчесе  Марат Тәлгать улы сәләмләде.

Талантлы җырчы һәм сатирик артист  Алмаз Хәмзинның баянда уйнап җырлавы, шагыйрьләрнең чыгышлары, йөзү спорты ярышының программасы белән танышу үзенә күрә “сабан туе” бәйрәмен хәтерләтте. Кыска дистанциягә йөзүчеләр дә, марафончылар да рәсми ярыш кагыйдәләр буенчатикшерелгәннән соң  стартка чыктылар. 2,5 километрлы йөзү марафонында бу чараның “авторы” Равил Фәйзуллин  1 сәгат 11 минуттан финишка килеп, беренчелекне яулады. Икенче урын һәм көмеш медаль быелгы проектны башлап йөрүче Фазыл Вәлиәхмәтовка насип булды. Әлмәттә яшәүче имам-хатип Илдус Маликов та озын дистанцияне уңышлы тәмамлады. Узган кышта ул 0 градуслы салкын суда озак йөзу буенча рекорд куеп, (бер тәүлекнең 8 сәгатен тәнәфесләр белән салкын суда йөзеп) күпләрне шаккатырган иде. Медаль яулаучылар арасында Шәмсия Җиһангирова һәм Равил Фәйзуллинның тормыш иптәше Наилә ханым да бар иде.

Һәвәскәрләрнең йөзү марафоны программасыннан тыш бу чарада кунак буларак Мәскәү татарларының милли-мәдәни мохтарияты җитәкчесе, йөзү буенча спорт мастеры Фәрит Фарисов та катнашты. Ул җиңүчеләрне һәм бу чарага килүчеләрне Мәскәү татарлары һәм РФ Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исеменнән котлады.

Шулай итеп, 2019 елның “Фәйзуллин йөзүләре” гадәттәгедән киңрәк колачлы оештырылып, Бөгелмә-Әлмәт төбәгендәге милли җәмәгатьчелекнең рухи һәм физик потенциалын күрсәтте. 76 яшьлек халык шагыйрен һәм милли әдипне зурлау, котлау менә шундый шартларда үтте. Бу мәдәният һәм спорт чарасы татар җәмәгатьчелегенең  куәтен күрсәтә, аның көчен арттыра, аңа төшенкелеккә бирелмичә алга таба атларга ярдәм итә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*