tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галидә – ат чабышы
Галидә – ат чабышы

Галидә – ат чабышы

Самара өлкәсенең Гали авылында бу арада, һәр көнне ниндидер чара узды дисәм, ялгыш булмас. Балыкчылар ярышы узганын инде хәбәр иткән идек.

9 август көнне Самара, Оренбург өлкәләреннән, Татарсан, Башкортстаннан җайдак җыелды Галидә. Бу көнне “Гали авылы кубогына” ат чабышы узды. Барлыгы,  хуҗалары белән бергә  45 ат килгән иде. Тугыз төрдә ярыш узды. Һәр җиңүче бүләкләнде. Супер финалда Оренбургтан Флокс кушаматлы ат (хуҗасы П.Шинионов) – беренче, Башкорстанның Дүртөйле  районыннан Песчип  кушаматлы ат икенче , Самарадан Форсаж кушаматлы ат (хуҗасы Н.Ионов) өченче булды. Җиңүчеләргә кубок һәм бүләкләр тапшырылды. Һәрвакыттагыча ярышның иганәчесе танылган эшмәкәр, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, милләтпәрвәр егет – Расих Латыйпов булды. авылдашлары да, килгән кунаклар да хуҗага рәхмәт әйтте. Ә кунаклар арасында Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы һәм табигый байлыклар министры Александр Ларионов, күрше Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та бар иде.

Әлбәттә, авылда узган матур чараны карарга тирә күрше авыллардан милләттәшләр, авылдашлар да килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*