tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казан” мәдәният үзәгендә Корбан ашы узды
“Казан” мәдәният үзәгендә Корбан ашы узды

“Казан” мәдәният үзәгендә Корбан ашы узды

“Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге Корбан бәйрәме уңаеннан аш уздырдылар.

16 октябрьдә үткән бәйрәм җыенына 300 ләп кунак җыелган иде. Бәйрәм мәҗлесендә Коръән укылды, вәгазь сөйләнде, Корбан бәйрәменә багышланган бәйге-викториналар үтте, мөнәҗәтләр яңгырады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән яшьләрне рәиснең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин да котлады

Рәсемнәрдә: бәйрәм мизгелләре.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*