tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда иң-иң татар егетләрен барлыйлар
Казанда иң-иң татар егетләрен барлыйлар

Казанда иң-иң татар егетләрен барлыйлар

21 октябрьда Казанның 170 санлы мәктәбендә Яңа Савин районы мәктәпләре укучылары арасындагы “Татар егете 2013” бәйгесе үтте.

Финал турга 9-11 сыйныфларда укучы 7 егет катнашты. Егетләр башта үзләре белән таныштырдылар. Берничә минут эчендә алар бар төр осталыкларын күрсәтеп өлгерергә тиеш иделәр. Һәм алар тырыштылар да: биеп тә, җырап та, музыка уен коралларында да уйнап күрсәттеләр. Икенче этап шигаре итеп Туфан Миңнуллинның “Ялгышлар күп, хакыйкать бер генә” дигән сүләре алынган иде. Егетләр атаклы драматургны төрле сәхнә әсәрләрендәге геройларының монологларын укып һәм уйнап күрсәттеләр.

177 мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Рөстәм Сәйхунов “Үзебез сайлаган язмыш” әсәреннән – карт укытучы Нариман, 13 татар гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Эмиль Мөхәммәтҗанов “Дуслар җыелган җирдә” әсәреннән – Гайнулла, 23 мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Рәхимов Гадел “Ир-егетләр” әсәреннән – Әхтәм, 71 мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Рөстәм Ягудин “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәреннән – Шәкүр, 7 нче лицей-интернатның 11 сыйныф укучысы Айдар Гайнетдинов “Эзләдем, бәгърем, сине” әсәреннән – Рәхимҗан, 170 мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Илшат Шәмсетдинов “Мулла” әсәреннән – Әсфәндияр булып чыктылар. Катнашучыларның җидесе бергә сәхнәдә бердәм булып төрле әсәрләрдән өзекләр уйнавы нык тәэсир итте.

Танлыган шагыйрә Нәҗибә Сафина, “Татарстан яңа гасыр” телекомпаниясе режиссеры Нурания Җамалиева, артистлар, журналистлар кергән жюри җиңүче итеп Гадел Рәхимовны сайлады.

Гадел 25 ноябрьда Г.Камал исемендәге татар академия театрында узачак “Татар егете 2013” бәйгесенең шәһәр этапында Казанның башка районнарында җиңеп чыккан егетләр белән көч сынашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*