tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта, Шәйхи Маннурны искә алуга багышлап, Кышкы шигырь бәйрәме узды
Мамадышта, Шәйхи Маннурны искә алуга багышлап, Кышкы шигырь бәйрәме узды

Мамадышта, Шәйхи Маннурны искә алуга багышлап, Кышкы шигырь бәйрәме узды

Татарстанның Мамадыш төбәгендә ел саен 15 гыйнварда, күренекле якташыбыз Шәйхи Маннурның туган көнендә, каберен зиярат кылу һәм аның исемендәге премияләр тапшыру кебек күркәм чаралар уздырыла, ул инде традициягә әйләнде. Быел да Тулбай авылы Казаннан һәм Чаллыдан күп санлы кунаклар каршылады.

Язучы Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, “Сүз“ нәшриятының баш мөхәррире, язучы һәм эзтабар журналист Шаһинур Мостафин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәис Төхфәтуллин, галим һәм шагыйрь Рифат Җамал, якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Миннәхмәт Кашапов, Казан федераль университеты галиме, шагыйрь Хөсәен Әхмәт-Вәли (Хөсәен Вәлиәхмәтов), Чаллыдан Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов, язучылар Мансур Сафин белән Амур Фәләх, Түбән Камадан шагыйрә Нурзия Мирхазова килгәннәр иде. Аларга Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, җирле шагыйрьләр Вәрис Гали, Рафаил Газизов, Вахит Галиев, Гөлнур Васыйлова кушылды.

Хуҗалар – Тулбай авылындагы Шәйхи Маннурның музей-китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар кунакларны чәк-чәк, ипи-тоз, җир җиләкләре белән каршы алдылар. Музей буенча экскурция оештырылды. Әдипләр олы язучының эш бүлмәсен, үз акчасына төзеткән китапханәгә бүләк иткән китапларын кызыксынып карадылар. Аннан Шәйхи Маннурның каберендә булып зиярат кылдылар, чәчәкләр салдылар. Шагыйрь, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты Вахит Галиев әдип рухына багышлап дога кылды.

Бәйрәм тантаналарының олысы Мамадышта – район мәдәният йортында үтте. Фоейда Шәйхи Маннур премиясе лауреатларына багышланган стендлар әзерләнгән, аның “Гайҗан бабай“ поэмасының каһарманнары чәй табыны әзерләп көтәләр, ә залда алма төшәрлек тә урын калмаган. Анда шәһәр һәм авыллар мәгариф учреждениеләре укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, әдәбият сөючеләр, җирле каләм тибрәтүчеләр җыелган иде. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов якташыбыз Шәйхи Маннурны онытмаган өчен Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләренә, аның мирас комиссиясе рәисе Шаһинур Мостафинга рәхмәтләрен белдерде.

Олы кунаклар сәхнәгә чыгып Татарстан Язучылар берлеге һәм Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары исемнәрен игълан иттеләр. Менә алар: балалар өчен чыгарылган “Әмир машиналары“, “Кояшлы“ малайлары“ китаплары авторы, Шәйхи аганың дусты Хәсән Туфан турында әдәби-документаль әсәр язган Хөсәен Әхмәт-Вәли (Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов); табиб һәм язучы, “Шәйхи Маннур әлифбасы“ һәм башка китаплар авторы Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов), “Күңелем җимешләре“, “Сөю кошым“, “Балаларга“ китаплары авторы Гөлнур Васыйлова, яшь талантларны барлауда озак еллык нәтиҗәле эш алып барган Дүсмәт урта гомумбелем мәктәбе (директоры Газизҗан Ибраһимов, иҗат түгәрәге җитәкчесе Фирүзә Гайнетдинова). Аларга лауреат дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Бер сулышта узган гаять бай эчтәлекле кичә төгәлләнгәч, кунаклар Шәйхи Маннурның Мамадыштагы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Киләсе елда Шәйхи аганың тууына 110 ел тула. Шушы уңайдан Татарстан Язучылар берлеге дә, “Мәйдан“ журналы да олы чаралар планлаштыра. Укучылар һәм яшьләр арасында Шәйхи Маннурга багышланган шигырь, инша язу, рәсем конкурслары да игълан ителә. Аны республика күләмендә уздыру ниятләнә.

Минневарис Мингалиев, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*