tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нарва татарлары җәмгыятьләренең 25 еллыгын бәйрәм итте
Нарва татарлары җәмгыятьләренең 25 еллыгын бәйрәм итте

Нарва татарлары җәмгыятьләренең 25 еллыгын бәйрәм итте

Эстониянең Нарва каласындагы татар җәмгыяте әгъзалары һәм аларның күп санлы дуслары 2014 елның 26 апрелендә шәһәр мәдәният йортында үзенең чирек гасырлык юбилеен бәйрәм итте.

Нарвада 4-5 меңләп татар исәпләнә, Мәрьям Малышева җитәкләгән җәмгыять бик матур эшләп килә, шәһәр хакимиятләре, башка милли  белән тыгыз элемтәдә торалар. Бәйрәм кичәсенә дә котларга дип бик күп кунаклар килгән иде. Ригикоогу депутаты Эльдар Ефендиев, Нарва шәһәре мэры Эдуард Еаст, шәһәр җыелышы рәисе урынбасары Александр Ефимов, шәһәр җыелышының яшьләр белән эшләү комиссиясе рәисе Лариса Оленина, мэрия сәркатибе, эстон җәмгыяте рәисе Антс Леемитс, чуаш, дагъстан, чегән, украин, белорус милли җәмгыятьләре җитәкчеләре сәхнәдән татарларга карата булган җылы мөнәсәбәтләрен белдерделәр, котладылар, бүләкләрен-чәчәкләрен тапшырдылар. Гомумән, бәйрәм кичәсе көтеп алынган вакыйга булып үткән, чөнки халык зал шыгрым тутырып килгән. Фойеда күргәзмә дә оештырылган. Анда төрле милли һөнәрчелек үрнәкләре: чигелгән сөлгеләр, ашъяулыклар, калфаклар, гаилә архивларыннан фотосурәтләр куелган булган, милли киемле курчаклар аеруча кызыксыну уяткан.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Нарва татарларын котларга дип чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге хезмәткәре Альбина Бигелдинова һәм нарвылыларның күңелен яулап алган җырчы Гөлшат Имамиева барган иделәр. Татар җәмгыяте рәисе Мәрьям Малышевага Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Мактау кәгазе тапшырылды. Җәмгыять активистлары Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  Шулай ук Альбина Бигелдинова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән сваровски ташлары белән бизәлгән шамаил бүләк итте

Бәйрәм кичәсе һәм концерттан соң кунаклар татар милли ризыклары белән әзерләнгән чәй табыны янына җыелдылар.

Икенче көнне Казан кунаклары шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортына чакырылган иделәр. Биредә аларга җәмгыять эшәнлеге, үткәрелгән чаралар, киләчәккә планнар турында сөйләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*